Республикада хәйрия эшчәнлеге ни дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырылган? Әлеге эшчән-лектә төп өстенлекләр кайсы юнәлешләргә бирелергә тиеш? Хәйрия акчаларын җәлеп итүгә бәйле нинди мәсьәләләр бар? Аларны хәл итү җәһәтеннән дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрү таләп ителә? Утырышта шушы һәм башка мәсьәләләр буенча җитди фикер алышу булды.
Әйтергә кирәк, утырышта Рөстәм Мәрданов билгеләвен-чә, хәйрия эшчәнлеге буенча республика утырышын үткәрү урыны итеп Учалы районы очраклы гына сайланмаган.
— Районда хәйриялек эшчәнлегенә булышлык итү җәһәтеннән комплекслы эш алып барыла һәм бу юнәлештә Учалы районында тупланган уңай тәҗрибә башка муниципалитетлар өчен дә яхшы үрнәк була ала, дип исәплим. Аерым алганда, районда Хәйрия буенча совет оештырылган. Аның составына депутатлар, предприятиеләрдән, иҗтимагый оешмалардан вә-килләр һәм малтабарлар кергән. Җыелган хәйрия акчалары мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә, балаларга, ветераннарга, инвалидларга, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм йөзеннән тапшырыла, — диде Рөстәм Мәрданов.
Социаль җаваплылык һәм киңкүңеллелек үрнәген районның сәнәгать предприятиеләре дә күрсәтә. Мәсәлән, “Башкортстан алтын чыгару компаниясе” районның төньяк өлешендәге авыл биләмәләрен, алардагы социаль учреждениеләрне шефлыкка алган. Учалы тегү фабрикасы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ярдәм күрсәтә. “Урал ташлары” предприятиесе мәдәни-спорт чараларының даими иганәчесе булып тора. Ветераннар советы, Әфганстандагы һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы, дини оешмалар да даими рәвештә аның ярдәмен тоя.
Районның социаль үсешенә Учалы тау-баектыру комбинаты да зур өлеш кертә. Утырыш алдыннан анда катнашучылар комбинат карамагында булган Терешкова исемендәге “Калкан” балалар савыктыру лагере белән танышты. Былтыр гына да предприятие әлеге лагерьны карау-тотуга 25 миллион сум юнәлткән. Моннан тыш, районның “Ләйсән”, “Крисстал” бию коллективлары, “Горняк” хоккей һәм “Горняк” мотоклубы” спорт-техник клублары да комбинатның хәстәрлекле канаты астында яши.
Учалы районы предприятиеләренең чын-чыннан социаль җаваплы икәнлеген, биредә олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр эшләвен утырышта катнашучылар сәламәтлек, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрнең “Росинка” реабилитация үзәгендә булганда да күрде. Соңгы елларда гына да үзәккә ярдәм йөзеннән предприятие-оешмалар һәм урындагы халык 400 мең сум юнәлткән.
Гомумән, Учалы районы хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев белдерүенчә, 2013-15 елларда район предприятиеләре тарафыннан 300 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Районга өстәмә финанс чаралары җәлеп итүдә ул, шулай ук, урындагы башлангычларга булышлык программасының мөһим инструментка әверелүен дә сызык өстенә алды. Бу җәһәттән утырышта катнашучылар караган, Учалы шәһәрендә төзелүче чаңгы-роллер трассасы дәүләт-шәхси партнерлыгын нәтиҗәле тормышка ашыруның ачыктан-ачык үрнәге булып тора. Аерым алганда, төзелешкә 2,5 миллион сум республика һәм шәһәр бюджетларыннан юнәлтелсә, 850 мең сумны урындагы халык җыйган, тагын да 4 миллион сумны предприятиеләр биргән. Гомумән, әлеге программа кысаларында узган вакыт эчендә районда 41,4 миллион сумга 43 проект тормышка ашырылган, әлеге акчаларның 8 миллион сумын — предприятиеләр, 3,5 миллион сумын халык керткән.
Учалы районы хакимиятенең грант конкурсларында катнашу тәҗрибәсе дә башкалар өчен яхшы үрнәк була ала. Бу җәһәттән 2013-16 елларда муниципалитет тарафыннан конкурсларда катнашуга 38 заявка җибәрелгән. Нәтиҗәдә, алар 8 миллион сумга 17 грант отканнар. Мәсәлән, былтыр “Культура России” федераль максатлы программасында катнашып, 1,2 миллион сумлык библиобус алганнар. Ахун авылы модельле китапханәсенең “Культурная мозаика” бөтенрусия конкурсында катнашуы исә 570 мең сум акча китергән. Быел Наталья Водянованың “Ачык йөрәкләр” фонды оештырган Бөтенрусия конкурсында катнашып, Учалы шәһәренең социаль приюты балалар уен мәйданчыгы төзү өчен 900 мең сум алган. Һәм Учалы районы үрнәгендә мондый мисалларны тагын да күпләп китерергә мөмкин.
Утырышта биредә тупланган алдынгы тәҗрибәне җентекле өйрәнеп, һәр муниципалитетта эшкә кушу бурычы куелды. Бу җәһәттән Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, хәйрия эшчәнлеген үстерүгә бәйле тәҗрибәне туплап, анализлап, республика муниципалитетлары өчен методик белешмә әзерләячәк.
Ә шулай да иң мөһиме — башкаларга изгелек кылу теләге, тәү чиратта, һәркемнең күңелендә булырга тиеш. Димәк, республикада хәйрия эшчәнлеген үстерү турында сүз алып барганда халык күңелендә миһербанлылык тойгыларын тәрбияләү, аларны шушы изге эшкә дәртләндерү юнәлешенә дә җитди игътибар бирергә кирәк.