+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2016, 02:00

“Бердәм агент” эшли башлады

Русиянең Автостраховкалаучылар берлеге 30 августтан Башкортстанда ОСАГО полисын сату буенча “бердәм агент” эшли башлавы турында карар кабул итте.

Берлек президиумы Русия Банкы һәм Башкортстан Хөкүмәтенең ОСАГО хезмәтләренең уңайлылыгын тәэмин итү буенча килешүгә республиканы кертү турында мөрәҗәгатен хуплады.

— ОСАГОга бәйле хәл катлаулангач, аеруча бу Күмертауга кагыла, без моны контрольгә алдык. Үзәк банкка мөрәҗәгать иттек һәм ул тиз арада ярдәм күрсәтте. Башкортстанның сынауда катнашуы турында карар кабул ителде. Әлеге системаны эшкә кушу өчен бераз көтәргә туры киләчәк. Страховкалаучылар аны үзләштерә алыр, дип ышанам, — диде Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов.

Русиянең Автостраховкалау берлеге җитәкчелеге фикеренчә, “бердәм агент” эше страховкалау компанияләрендәге чират белән бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Әлеге система эше тәртибенә ярашлы, страховкалаучылар ОСАГО полисларын берлекнең башка әгъзалары исеменнән сата ала, ОСАГО килешүе төзегән ягъни страховкалаучы компанияләр үзләренекен генә түгел, башка страховкалаучыларның да ОСАГО полисларын сата ала. Страховкалаучыны сайлау транспорт чарасы паспорты номеры буенча очраклы рәвештә гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта, автомобиль хуҗасы ОСАГО килешүен төбәктә мондый төр хезмәт күрсәтүче страховкалаучы белән турыдан-туры төзи ала. Зыянны көйләү гадәти тәртиптә башкарыла.
Русия Автостраховкалау берлегенең туры элемтә телефоны: 8-800-200-22-75.
Читайте нас: