+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2016, 02:00

Беренче сентябрьгә бүләк!

Дүртөйле шәһәренең 5нче урта мәктәбе яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы ала.Биредә ике ел дәвам иткән капиталь ремонт тәмамланып, 1 сентябрь алдыннан белем йорты тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.

— Мәктәп 1987 елда төзелгән. Шуннан бирле анда зур ремонт эшләре башкарылмаган иде. Районыбызга эш сәфәре вакытында биредә Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов булды, мәктәпнең төзекләндерүгә мохтаҗ икәнлеген күреп, тиз арада объектны яңарту проектын тормышка ашыра башлау бурычы куйды. Шул көннән “Башнефть” компаниясенең финанс ярдәме белән мәктәптә капиталь ремонт башланды. 2014 елда “Башнефть” ремонт өчен 40 миллион сум акча бүлсә, былтыр тагын 20,5 миллион сум күчерде, — дип билгеләде үзенең чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. —Мәктәп түбәсеннән идәненә кадәр яңартылды. Су һәм җылылык челтәрләре ремонтланды, электр тәэминаты системасы тулысынча алыштырылды, заманча җилләтү җиһазлары урнаштырылды, евро тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, бихисап яңа җиһазлар кайтарылды. Мәктәп янында махсус резина түшәлгән яңа спорт мәйданчыгы төзелде. Балалар өчен тагын бер зур шатлык: мәктәптә озак еллар бикле торган бассейн төзекләндерелеп, сафка кертелде.

Ринат Мәсгуть улы дүртөйлеләргә шундый зур бүләк ясаган өчен нефтьчеләргә, республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Биредә шуны әйтү дә урынлы булыр: “Башнефть” компаниясе быел гына республикада социаль обектлар төзү һәм төзекләндерү максатында 1,5 миллиард сум акча бүлгән. Чакмагышта боз сарае, Бүздәктә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү үзәге, Чишмә районы Сәфәр авылында Мәдәният йорты нәкъ менә кара алтын чыгаручылар ярдәме белән төзелгән. Моннан тыш, нефтьчеләр иганәсенә Кушнаренко, Дәүләкән, Калтасы районнары мәктәпләре, Яңавыл районы Байхуҗа авылы Мәдәният йорты капиталь ремонтланган. Ә Дүртөйле районында “Башнефть” ярдәме белән соңгы вакытта 160 миллион сумга дүрт социаль объект яңартылган.

Республика Башлыгы вәкиле Олег Шустиков, Максатлы социаль программалар фонды директоры Әскар Ногманов, “Башнефть” компаниясе вәкиле Рушан Сәетов һәм чараның башка мәртәбәле кунаклары белем учагының һәрвакыт бүгенгедәй күркәм булуын, балаларны үзенә тартып торуын теләде. Мәктәпкә капиталь ремонт үткәргән “БашГарантСтрой” җәмгыяте директоры Дамир Исеев, үз чиратында, һәр эшнең югары сыйфатлы итеп башкарылуын билгеләде, җылы, якты, матур сыйныф бүлмәләрендә белем алучы малайлар һәм кызлар бары тик яхшы билгеләренә генә өлгәшер дигән ышаныч белдерде.

Кызыл тасма киселгәч, яңарган мәктәптә экскурсия оештырылды. Кунакларга яшь биючеләр һәм җырчылар матур концерт күрсәтсә, яңа төзелгән спорт мәйданчыгында каратистлар көче, җитезлеге белән таң калдырды.

...Яңа уку елы башлана. Быел Дүртөйле шәһәренең 5нче мәктәбендә җәмгысы 820 укучы белем алачак, шуларның 120се өчен кыңгырау беренче тапкыр чыңлаячак.
Читайте нас: