+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2016, 02:00

Дәүләт ярдәме күрсәтелә

Хөкүмәт Президиумы утырышында республика бюджетыннан торак (ипотека) кредиты (займ) процентын түләүнең бер өлешен субсидияләү мәсьәләсе тикшерелде.

Проект субсидияләү буенча федераль программа кысаларында тәкъдим ителүче еллык 10 процентка кадәр субсидияләү юлы белән яңа төзелүче торак йортларга халык ихтыяҗын дәртләндерүгә исәпләнгән.

— Узган елда гамәлгә ашырылган ипотека кредиты ставкасын елына 12 процентка кадәр киметүче федераль программа кризис чорында яңа төзелүче торак һәм ипотека базарларына ярдәм итте, — диде Төзелеш һәм архитектура буенча республика дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов. — Программа аша бирелүче кредитлар өлеше 50 процент тәшкил итте. Программаны гамәлгә ашыру халыкның беренчел торакка ихтыяҗы булуын күрсәтте.

Проект агымдагы елның 1 июненнән федераль программага ярашлы бирелүче ипотека кредиты буенча процент ставкаларын өстәмә субсидияләүне күзаллый. Анда “Русия гаиләләре өчен торак” программасында катнашу хокукына ия гражданнар, шулай ук, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар, 35 яшькә кадәр булган яшь, ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр катнаша ала.
Читайте нас: