+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2016, 02:00

Игътибар ышаныч тудыра

Беренче яртыеллыкта республика Хөкүмәтендә 7835 мөрәҗәгать кабул ителгән.Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә республикада дәүләт дәрәҗәсендә иң җитди игътибар бирелә. Әлеге эш “Русия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турында” Федераль закон, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Башкортстан законы, республика Хөкүмәте регламенты, Хөкүмәт аппаратында эшләр алып бару буенча инструкция, башка хокукый документлар белән көйләнә. Бу җәһәттән агымдагы елның алты аенда гына да республика Хөкүмәтенә 7835 мөрәҗәгать булган. Аларның 881е, мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен, компетенциясе буенча Башкортстан Башлыгы хакимиятеннән, 3539ы — Русия Президенты хакимиятеннән, 55е — Дәүләт думасыннан, 283 мөрәҗәгать ил Хөкүмәте Аппаратыннан алынган. 3077 мөрәҗәгатьне почта элемтәсе һәм электрон почта аша гражданнар һәм оешмалар юллаган я үзләре китергән. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат сорап югарырак торучы дәүләт власте органнарыннан 278 мөрәҗәгать килгән.

Гражданнарны аеруча нинди мәсьәләләр борчый соң? Статистика күрсәтүенчә, 7835 мөрәҗәгатьтә җәмгысы 8210 мәсьәлә күтәрел­гән. Алардагы 3254 сорау (39,6 процент) — торак-коммуналь хуҗалыкка, 2044е (24,9 процент) — икътисадка, 1558е (19 процент) — социаль өлкәгә, 1175е (14,3 процент) — дәүләт, җәм-гыять үсеше һәм сәясәткә, 180 сорау (2,2 процент) оборона, иминлек һәм законлылык мәсьәләләренә кагыла.

Әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше әүвәлгечә торак-коммуналь хуҗалык, сәламәт­лек саклау, төзелеш, хезмәт һәм халыкны социаль яклау белән бәйле мәсьәләләргә кайтып кала. Бу җәһәттән экспертлар соңгы елларда мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге сизелерлек үзгәреш кичермәвен билгели. Ягъни халыкны, берничә ел элек булган кебек үк, бүген дә торак шартларын, торак-коммуналь хезмәтләрнең, медицина хезмәтләндерүенең, социаль һәм транспорт тәэминатының сыйфатын яхшырту, юлларны төзекләндерү, башка шуңа охшаш мәсьәләләр күбрәк борчый һәм кызыксындыра. Димәк, бу өлкәдәге мәсьәләләр дәүләт дәрә­җәсендә тагын да җитдирәк игътибар юнәлтүне таләп итә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Әйтергә кирәк, бу җәһәттән Хөкүмәткә гражданнардан килгән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый. Аларның һәркайсы буенча тиешле эш үткәрелеп, ахырда гражданнар мөрәҗәгатьләрен һәм тикшерү турында мәгълүматлар һәр ярты ел саен Премьер-министрга җиткерелә һәм Хөкүмәтнең рәсми вакытлы басмаларында урнаштырыла. Ел ахырында исә әлеге мәгълүматлар Башкортстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә юнәлтелә.

Үз чиратында гражданнар үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар буенча республика Хөкүмәтенә тиз һәм турыдан-туры мөрә­җәгать итә алсын өчен бөтен уңай шартлар ту­дырылган. Аерым алганда, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә бәйле барлык тиешле мәгълүматны республика Хөкүмәтенең Интернеттагы http:/www.pravitelstvorb.ru рәсми порталында табарга мөмкин. Биредә, шулай ук, республика башкарма власть органнары җитәкчеләренең күчмә кабул итүләре графигы, Хөкүмәт регламенты, гражданнар мөрәҗәгать­ләренә күзәтү, контакт реквизитлары, Хөкүмәткә Интернет-мөрәҗәгать итү формасы урнаштырылган. Бу җәһәттән, шуны да әйтергә кирәк, Премьер-министр урынбасарлары һәм ведомство җитәкчеләре, расланган графикка ярашлы, гражданнарны квартал саен кабул итә. Бу хакта алдан киңкүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә.

Уфада исә Хөкүмәт Премьер-министры һәм аның урынбасарлары гражданнарны Республика йортында урнашкан (Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46) җәмәгать кабул итү бүлмәсендә тыңлый. Гражданнарга уңайлы булсын өчен аның аерым керү-чыгу урыны бар.

Беренче яртыеллыкта гына Премьер-министр урынбасары 15 кабул итү үткәреп, алар барышында 68 кешене тыңлаган. Моннан тыш, 89 граждан аларга 11 күчмә кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән. Республиканың башкарма власть органнары исә шушы вакыт эчендә 100 күчмә кабул итү оештырып, алар барышында 589 гражданның сорауларын җитди игътибар үзәгенә алган.

Күренүенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш республикада иң югары дәрәҗәдә җитди һәм эзмә-эзлекле алып барыла. Граж­даннарның күпләп Хөкүмәткә мөрәҗәгать итүе дә, тәү чиратта, шуның белән аңлатыла. Чөнки алар үзләрен борчыган һәр сорауга эзлекле җавап таба, мөрәҗәгатьтә күтәрелгән мәсьә­ләләрне хәл итү буенча җитди чаралар күрелә. Шушы үзе үк власть һәм гражданнар арасында эшлекле диалогның уңай үрнәге түгелмени?!
Читайте нас: