+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2016, 02:00

“Бердәм агент” гамәлдә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов ОСАГО полисларын тапшыру буенча “Бердәм страховкалау агенты” системасын кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда көйләүче оешмалар һәм республиканың страховкалау базарындагы әйдәүче компанияләр вәкилләре катнашты.

— ОСАГО автостраховкалау полисларын тапшыру проблемасы соңгы айларда катлауланды — полис алырга яисә аны алыштырырга теләүчеләрдән зур чират барлыкка килде, — диде Рөстәм Мәрданов. — Бу хәл аеруча Күмертауга кагыла, без моны контрольгә алдык. Үзәк банкка мөрәҗәгать иттек һәм ул тиз арада ярдәм күрсәтте.

29 августта Русия Автостраховкалаучылар берлегенең “Бердәм страховкалау агенты” системасын Башкортстан территориясендә гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. 30 августтан башлап республикада полислар яңа система буенча тапшырыла башлады.

Киңәшмәдә билгеләнүенчә, полисларны яңа система аша тапшыру темпы әлегә акрын. 1 сентябрьдә бу эш Уфаның дүрт страховкалау компаниясендә, Күмертау, Белорет шәһәрләрендә башланды. Шушы көннәрдә тагын алты компания әлеге системага кушылачак. Аларның хезмәткәрләре бу система буенча эш үзенчәлекләренә өйрәнә. Якын киләчәктә Русия Автостраховкалаучылар берлеге сайтында ОСАГО килешүе төзергә мөмкин булган сату нокталары адреслары урнаштырылачак.

— Без бу проектны уртак көч белән тиз арада һәм нәтиҗәле гамәлгә ашырырга тиеш, — диде Рөстәм Мәрданов. — Республика, үз чиратында, страховкалау компанияләренә күпфункцияле үзәкләр системасы аша ОСАГО полисларын тапшыруны оештыруда ярдәм итәргә әзер.
Читайте нас: