+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2016, 02:00

Кышка әзербезме?

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный 2016-17 елларда торак-коммуналь һәм социаль әһәмияттәге объектларның көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләләре буенча видеоселектор киңәшмә үткәрде.

Әлеге вакытта торак-коммуналь хуҗалык объектларын ягып җылыту чорына әзерләү тәмамланып килә.

— Агымдагы елда әлеге тармакка ярдәм күрсәтү максатында муниципалитетларга республика бюджетыннан — 2 миллиард сум, шул исәптән коммуналь инфраструктура объектларын төзүгә 670 миллион сум бүленде, — диде Владимир Нагорный.

Муниципаль берәмлекләрнең уртача әзерлеге 99,6 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, Нефтекама, Салават шәһәрләре, Дәүләкән, Бөре, Чакмагыш һәм Ишембай районнары әзерлек паспортларын тапшырган да инде. Әмма Бөрҗән, Мәчетле, Стәрлебаш районнарында бу эш сүлпән бара. Владимир Нагорный белдерүенчә, ягып җылыту чорына әзерлек 15 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Киңәшмәдә, шулай ук, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары чыгыш ясады.
Читайте нас: