+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2016, 02:00

Сибай шәһәрендә яңа йортлар калка

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Сибай шәһәрендә һәм Баймак районында социаль, инфраструктура, мәдәният объектларын карады һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.

Сибайда төбәк җитәкчесе 36 фатирга исәпләнгән 9 катлы яңа йортта булды һәм ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырды.

Объектның гомум бәясе 20,6 миллион сум тәшкил итә, шуның 6,5 миллион сумы — Торак төзелешен үстерү фондыннан, 14 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән. Әлеге йортка авария хәлендәге тораклардан 32 кеше күчереләчәк. Бер бүлмәле дүрт фатир ата-ана карамагыннан мәхрүм калган балаларга бирелсә, 13 фатир 1 квадрат метр өчен 31,9 мең сум белән сатуга куелачак.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда федераль һәм республика бюджетларыннан Сибай шәһәренә 15 миллион сум бүленгән. Бу акча яңа йортларны төзүдә өлешләтә катнашуга юнәлтелгән.

Фатирларны караганнан соң, республика Башлыгы янәшә урнашкан йортларда яшәүчеләр белән территорияне төзекләндерү мәсьәләсен тикшерде. Алар билгеләвенчә, йорт яны юлларын, яңгыр суларын агызу канализациясе булдыру мөһим. Рөстәм Хәмитов шәһәр җитәкчелегенә бу проблеманы тиз арада хәл итәргә кушты.

Зәки Вәлиди урамында төбәк Башлыгы гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча файдалануга тапшырылачак күпфатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышты.

Әлеге вакытта биредә 60 фатирга исәпләнгән биш катлы йорт төзелеше тәмамланып килә. Объектның гомум бәясе 91,5 миллион сум тәшкил итә, шуның 28,9 миллион сумы — Торак төзелешен үстерү фондыннан, калганы — республика бюджетыннан. Быел бирегә авария хәлендәге җиде йорттан 190 кеше күчереләчәк.

15 фатирга исәпләнгән өч катлы йорт төзелеше дәвам итә. Эшләрне агымдагы ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. Анда да иске йортлардан 36 кеше яңа фатир алачак.

Әлеге йортларны файдалануга тапшырганнан соң, Сибай шәһәре гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча программаны тулысынча үтәгән беренче муниципалитет булачак.

(Бу хакта тулырак мәгълүматны гәзитнең киләсе санында укыгыз).
Читайте нас: