Әйткәндәй, Русиядә иң беренче танк 1920 елда Түбән Новгородта Сормовск заводында җитештерелгән. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан безнең танк гаскәрләре сафында “Т-34”, “КВ-1”, “БТ”, “Т-26” танклары була. Совет танкистлары җиңү язын якынайтуга зур өлеш кертә. Курск боҗрасындагы сугышта ике яктан да барлыгы ун меңгә якын танк катнаша. Дәһшәтле алышта совет танкистлары каһарманлык күрсәтә. Берлинны штурмлаганда да танклар актив кулланыла. Хәзерге заманда хәрби көчләр алдынгы технологияләргә нигезләнгән кораллар белән тәэмин ителсә дә, танк гаскәрләренең әһәмияте кимемәде. Танк гаскәрләренә һәр илнең кораллы көчләрендә, шул исәптән Русиядә, зур игътибар бүленә. Бездә җыелучы “Армата” чылбырлы платформадагы “Т-14” танкы дөньяда иң яхшылардан санала.
“Кызыл таң”чылар Кораллы Көчләрнең төрле гаскәрләрендә хезмәт иткән. Алар арасында диңгезчеләр, мотоукчылар, артиллеристлар, водительләр, тәрҗемәчеләр дә бар. Хезмәттәшләребез арасында танкистлар да хәтсез булып чыкты.
“Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов та танк гаскәрләрендә орудие наводчигы булып хезмәт иткән. Рәфис Фәнис улы 1969 елда Дәүләкән районының Яскаен авылында туган. 1987-89 елларда Совет Армиясе сафында Германия Демократик Республикасында хезмәт иткән. Әңгәмәдәшем солдат хатирәләре белән уртаклашты.
– Сугыш романтикасы һәр авыл малае өчен хас, – дип башлады ул сүзен. – Атышлы уйнау, җәядән – ук, рогаткадан таш ату, пугач ясау... Сугыш белән балачакта кинолар карап та кызыксынасың. Өстәвенә, картәти агачтан очкыч, мылтык ясап бирә. Мәктәптә югары сыйныфларда укыганда хәрби-кыр укуларында чын автоматтан ату солдат каешы буу теләген тагын да ныгытты.
Балачак хыялын югары уку йортының беренче курсын тәмамлагач та гамәлгә ашырдык. Төркем белән диярлек 20-25 егет хәрби комиссариатка бардык. Максатыбызга ирештек. Эшелоннарга төяп алып киттеләр. Нәкъ сугыш турында фильмнардагы сыман килеп чыкты. Шинель иңнәрдә, тепловоз кара төтен чыгарып бара. Казаннан “20 А” командасы белән Германия җиренә илтеп “бушаттылар”.
Хәрби гарнизонда Советлар Союзы солдаты икәнлегеңне аңлый башлыйсың. Бер полкта әллә ничә милләт вәкилләре бергә тупланган. Киендерәләр, ашаталар. Кыскасы, синең өчен көн тәртибе уйланылган. Бер атна дигәндә Форст Цинна шәһәрендә урнашкан укыту полкында хезмәт башланды. Ярты ел дәвамында танкны һәр шөребенә кадәр өйрәндек. Уку мавыктыргыч итеп оештырылган. Танкистлар әзерләү өчен бөтен шартлар да бар. Бер карасаң, катлаулы кебек. Икенче яктан, безгә, 4-5нче сыйныфларда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән авыл малайларына, әллә ни авыр булмады.
Авырлык, дигәннән. “Т-64 Б” танкы – 40 тонналы, 125 миллиметрлы пушкалы, 36 данә ядрәле һәм сәгатенә 60-90 чакрым тизлек белән хәрәкәт итүче үзйөрешле хәрби машина. Экипаж өч кешедән – командир, наводчик (төзәүче) һәм механик-йөртүчедән тора. 700-1000 ат көчле мотор сынатмый. Бактагы 1500 литр ягулык 600 чакрым араны үтәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук танкта бер пулемет, бер зенит пулеметы һәм газ, төтен җибәрү корылмалары урнашкан. Берсендә күнекмә вакытында 67 килограммлы люкны ябарга онытканмын. Пружинасында каланчага бәрелеп, хәрби заданиене үтәргә комачаулый. Ябарга үрелгән идем, кулга сугып алды. Нәтиҗәдә, бармак сынганлыгы ачыкланды.
Учебкадан хәрби частька күченү җиңел булмаса да, совет солдаты барысына да түзә. Висмар шәһәрендәге хәрби частька урнаштык. Машина паркына алып килеп, һәммәбезгә хәрби консервациядә торган танклар бирделәр. Елга өч тапкыр, тревога вакытында танклар белән чыгып, алга куелган бурычларны үтәдек. Айга бер тапкыр үткәрелүче күнекмәләрдә полигонда мишеньнәргә тидерергә, марш-бросокларга, су аша кичүләргә йөрер-гә насыйп булды. Эльба елгасын кичтек. Танк 4-6 метр ти-рәнлектәге елга аша кыска гына вакытта су астыннан каршы як ярга чыга иде.
Офицерлар белән шәһәргә хәрби патрульгә чыгу безнең өчен аеруча шатлыклы вакыйга була иде. Балтыйк диңгезе буенда урнашкан шәһәр, башлыча, кызыл кирпечтән төзелгән таш өйләре, гөмбәзле итеп эшләнгән кыеклары, чирәп белән ябылган түбәләре, пөхтә себерелгән һәм юылган, таш түшәлгән урамнары белән истә калды. 30-40 мең кеше яшәгән порт шәһәре генә булса да, бик күркәм зоопаркы эшләп килә иде. Адым саен сыраханәләр, чәйханәләр. Беләкләренә, тәннәренә сурәтләр төшерелгән немец ирләре бер кружка сыра белән сәгатьләр дәвамында урам чатында урнашкан ачык кафеда әңгәмә корып утыра иде.
Командирларның килешүе нигезендә немецларның авыл хуҗалыгында вакытлыча эшләргә һәм аларның шәхси йортларында яшәргә насыйп булды. Кәбестә басуында бер чүп юк. Бәрәңге бакчасында йомры ташлар да күп булганлыктан, без конвеерда бәрәңгене таштан аердык. Эш сәгате иртәнге җидедән дүрткә кадәр. Авыл халкы сәгать биш-алтыда актив йөреп ала да сигез-тугызда урамнарда беркем дә калмый. Барысы да я өйдә, я бакчада.
Авыл йортлары, башлыча, ике катлы. Беренче катта хуҗалык блогы, мунча, ашханә. Икенче катта – йокы бүлмәләре. Бездәге сыман 1,5-2 метр биеклектәге коймаларны күрмәссең. 50-60 сантиметр биеклектәге тимер я таш коймалар, яки куаклардан “яшел коймалар”. Авыл урамы уртасында чүп салу өчен махсус контейнерлар урнаштырылган. Кавырсын, пыяла, азык-төлек аерым савытларга ташлана. Һәр чан капкач белән ябулы, янәшәсендә караучысыз йөргән бер эт тә, мәче дә юк. Урман, басу чикләренә көчле булмаган электр тогы үткәрелгән 50-60 сантиметр биеклектә тимерчыбыклар сузылган. Корылма малларны көтүчесез көтәргә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, армиядә хезмәт итү миңа дөнья күрергә дә мөмкинлек бирде. Танкистлар көнен гаилә белән билгелибез. Балаларыма, хатынга солдат хатирәләрен сөйлим, аларның сорауларына җавап бирәм. Солдат каешы буган чакларны искә төшергәч, ничектер рәхәт тә, моңсу да булып китә.
* * *
Арабыздан киткән “Кызыл таң”чы танкистларны да онытмыйбыз. Рөстәм Гомәр улы Кузеев 1923 елда Чишмә районының Әмин авылында туган. 1927 елда әтисен Уфага эшкә чакырып алалар һәм гаилә шунда күченә. Тугызынчы сыйныфта укыганда Рөстәм аэроклубка йөри башлый: парашюттан сикерә, ату буенча мәктәп чемпионы була. Егетнең хәрби һөнәр сайлыйсы килә һәм, унынчыны тәмамлагач, Ульяновскидагы бронетанк училищесына укырга китә. 1942 елда фронтка алына. Сугышта өч тапкыр каты яралана. 1943 елда беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Шул ук елның 22 октябрендә яраланып, бер күзе сукыраеп, инвалид калган 20 яшьлек егет хәрби хезмәтен дәвам итәр өчен Чиләбе танк бригадасына җибәрелә. 1949 елда экстерн юлы белән институтны тәмамлап, “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килә. Гәзиттә хезмәт чыныгуы алып, төрле урыннарда эшли, Башкортстан дәүләт педагогия институты ректоры була. Ветеран, галим, журналист Рөстәм Кузеев 1998 елда вафат булды.
* * *
Закиров Мөхәммәт Тәфтизани улы 1950 елда Караидел районының Дәүләт авы-лында туган. Үз авылында – башлангыч, Багазыда – сигезьеллык, Караиделдә урта мәктәп тәмамлый. “Ленинчы” район гәзитендә эшли. Анда тәр-җемәче, әдәби хезмәткәр, урындагы радиотапшырулар мөхәррире вазыйфаларын башкара. 1973 елда армиягә алынып, Төркестан хәрби ок-ругының Кызыл Арват шәһәрендә танк командиры булып хезмәт итә. Мөхәммәт Закиров, “Кызыл таң”да төрле елларда эшләп, шагыйрь һәм журналист буларак танылды. 2014 елда аның гомере вакытсыз өзелде.
Каләмдәшләребезнең ил иминлеге өчен мөһим булган танк гаскәрләрендә хезмәт итүе белән горурланабыз. Танклар киләчәктә дә коры җир гаскәрләренең терәге булып калачак.