+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2016, 02:00

Хезмәт хакын конвертта алма!

Башкортстанда халыкның “күләгә”дәге эшчәнлегенә каршы көрәш уңай нәтиҗә бирә. Бу турыда Хөкүмәт утырышы барышында хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Әлеге юнәлештә эшчәнлекне көйләү мәсьәләләре белән республика территориясендә легаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм хезмәт хакын вакытында түләү буенча ведомствоара комиссия шөгыльләнә. Мондый органнар муниципалитетларда да булдырылды.

Легаль булмаган мәшгульлекне киметү максатында быел муниципаль район һәм шәһәр округларының территориаль ведомствоара комиссияләре прокуратура органнары белән берлектә хуҗалык итүче субъектларда 990 рейд үткәрде. Эш белән тәэмин итүче 159 кешегә карата прокуратура органнарына мәгълүмат юнәлтелде.

Шулай ук, кисәтү, профилактика ысуллары, хезмәт базарында катнашучылар арасында аңлату эшләре актив алып барыла. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Профсоюзлар федерациясенең территориаль бүлекчәләрендә “туры элемтә” оештырылды.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә республикада ел башыннан 1 сентябрьгә кадәр легаль булмаган эш алып баручы 45 мең кеше ачыкланган, бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга — мотлак медицина страховкалавы түләүләре, салымнар кереме арткан. 2014-16 елларда әлеге эшне гамәлгә ашыруның гомум финанс нәтиҗәсе якынча 1 миллиард сум тәшкил итә.
Читайте нас: