Бу акча торак бинаның гомум мәйданының 1 квадрат метрына түләүләрнең минималь күләменнән чыгып исәпләнгән капиталь ремонт өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүгә тотынылачак. Финанс ярдәме торак биналарының 70 яше тулган эшләмәүче хуҗаларына һәм эшләмәүче пенсионерлардан гына торучы гаиләдә яшәүчеләргә түләнәчәк. 70 яшьтән узган ветераннарга түләүләрнең — 50 проценты, 80 яшьтәгеләргә тулысынча каплатыла.
Төбәкләр Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына әлеге категориягә караучы гражданнар саны турында мәгълүмат тапшырды. Шул нигездә 3,76 миллиард сум субъектлар арасында бүленде.