Аны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе Наил Гыйззәтуллин җитәкләде. Аның составына депутатлар Рамил Хәкимов, Илдар Исәнгулов, Сергей Колесников, Эдуард Мостафин, Сергей Павлов, Булат Юмадилов, “Росгосстрах”ның Уфа филиалы директоры Юрий Шпизель, “Такси Сатурн Уфа” җәмгыяте директоры Михаил Гасников, Башкортстан буенча ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов, Башкортстанда коррупциягә каршы көрәш буенча Иҗтимагый комиссиянең бүлек начальнигы Рөстәм Еникеев керде.
Закон чыгаручылар, страховкалаучылар, хокук саклаучылар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре страховкалау базарындагы проблеманы бергәләп тикшерәчәк, аның сәбәпләрен ачыклаячак һәм хәл итү механизмын булдырачак дип күзаллана.
— Без килеп туган хәлне тикшерергә һәм автостраховкалаучылар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш, — диде Константин Толкачев.