+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2016, 02:00

Куергазыда утлар якты яна!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Куергазы районына һәм Күмертау шәһәренә эш сәфәре барышында җитештерү һәм инфраструктура объектларын карады, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук, муниципалитетлар активы белән территорияләрне социаль-икътисади үстерү перспективаларын тикшерде.

Куергазы районында төбәк җитәкчесе Бөгелчән кояш электр станциясендә булды. Аның беренче чираты узган елның декабрендә сафка кертелде.

Объектның инвесторы — “Авелар Солар Технолоджи” җәмгыяте. Проектның гомум мәйданы 52 гектар тәшкил итә. Агымдагы елның 1 апреленнән станция электр энергиясен күпләп сату базарына чыгарылган.

Җәмгыятьнең үсеш буенча директоры Айдар Хафизов белдерүенчә, 2016-17 елларда еллык куәте 5 МВтка исәпләнгән икенче һәм өченче чиратны төзү планлаштырыла. Проектның гомум бәясе 1,6 миллиард сум тәшкил итә.

Алдагы елларда “Хевел” компаниясе республикада кояш электр станцияләре челтәрен төзергә ниятли, аңа Бөгелчән станциясе дә керә. Төбәктә аларның гомум куәте 64 МВт тәшкил итәчәк. Айдар Хафизов билгеләвенчә, Башкортстанда кояш радиациясе дәрәҗәсе югары. Көньяк районнар, география һәм климат үзенчәлекләренә бәйле, электр энергиясе җитештерүнең югары күрсәткечләренә ирешү мөмкинлеге бирә.

Рөстәм Хәмитов станциянең эш режимы һәм, ел мизгеленә, метеорологик шартларга бәйле, электр энергиясен җитештерү күләмнәре белән кызыксынды. Участок начальнигы Владимир Апракин сүзләренә караганда, Бөгелчән кояш электр станциясе буенча еллык план — сәгатенә 6 ГВт. Станция сафка кертелгәннән башлап сәгатенә 4 ГВт алынган. Икенче һәм өченче чиратлар файдалануга тапшырылганнан соң, еллык җитештерү сәгатенә 17-18 ГВт тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, кояш электр станциясе райондагы электр энергиясенә ихтыяҗның 60-70 процентын тәэмин итә ала.

Башкортстан Башлыгы проектның төбәк энергетикасы өчен әһәмиятле булуын билгеләде һәм аны хуплады.
— Соңгы елларда аеруча Сибай шәһәрендә, Баймак районында электр энергиясе дефицитка әверелде, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бәлки, ул якларда төзелеш эшләрен активрак алып барырга кирәктер.

Ермолаево авылында республика Башлыгы “Лесагро­тра­нс”­ җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Агымдагы ел­да биредә инерт материаллары һәм вакташ эшкәртү өчен махсус җиһаз файдалануга тапшырылган.

Аның гомум куәте — сәгатенә 100 тонна. Чимал предприятие карьерыннан китерелә. Бер кварталга 9 мең кубометр продукция озатыла. Җәмгыять директоры Азамат Якшыбаев белдерүенчә, объектның гомум бәясе якынча 70 миллион сум тәшкил итә.

Төбәк Башлыгы чимал сыйфаты һәм продукцияне кулланучылар белән кызыксынды, предприятие җитәкчесе белән үсеш перспективаларын тикшерде. Директор сүзләренә караганда, биредә җитештерелүче материаллар юллар, фундамент салуда, капиталь объектларны төзүдә файдаланыла. Төп заказчылар — юл ремонтлау-төзү идарәсе һәм төзелеш оешмалары.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Ермолаево авылы янында урнашкан очу-сынау комплексында булып, “Роторфлай” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

2013 елда республика Хөкүмәте, “Роторфлай” җәмгыяте һәм Кытайның “Утун” компаниясе белән берлектә Башкортстан инженерлары эшләнмәләре нигезендә җиңел класслы вертолетлар җитештерү буенча инвестицион килешү төзеде. 2014-15 елларда яңа проектка инвести­цияләр күләме 100 миллион сум тәшкил итте, шуның 35 миллион сумы очу-сынау комплексын төзүгә юнәлтелде.

Бүген комплекс конструкторлар бюросын, җыю цехын, укыту сыйныфларын, техника өчен ангарны һәм ярдәмче биналарны үз эченә ала. Төп җитештерү комплексы Күмертауда урнашкан. Анда сынау вертолетлары җыелган.

Рөстәм Хәмитов комплекс белән танышты, инженерлар белән фикер алышты. Төбәк җитәкчесе җәмгыять эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм яңа техниканы күпләп җитештерә башлау кирәклеген билгеләде.

Комплексның генеральный директоры Сергей Микрюков сүзләренә караганда, вертолетларны җыю һәм сынау, очучыларны укытуны оештыру, шулай ук, Кытай вертолетларын сату һәм хезмәтләндерү үзәге ачу планлаштырыла.

Маячный авылында Рөстәм Хәмитов тәүлегенә 1200 тонна көнбагыш эшкәртүгә исәпләнгән май сыгу заводы төзелеше белән танышты. 2014 елдан башлап инвести­ция­ләр күләме 3 миллиард сум тәшкил иткән.

Әлеге вакытта проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланган. Цех елына 47,5 мең тонна май һәм 50 мең тонна түп җитештерергә сәләтле.

Икенче этапта экстракцияләү цехы файдалануга тапшырылачак, бу предприятиегә проект куәтенә чыгарга ярдәм итәчәк. Төзелеш эшләрен киләсе елга тәмамлау планлаштырыла.

Завод директоры Владимир Емелин белдерүенчә, җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү өчен транспорт-логистика компаниясе булдыру да күзаллана. Моннан тыш, проект кы­саларында 65 мең тонна көнбагыш сыйдырышлы яңа элеватор төзелә.

Күмертауда Башкортстан Башлыгы “Күмертау-Арена” ябык боз сарае төзелеше белән танышты.

Ул узган елда төзелә башлаган. Әлеге вакытта бинаны күтәрү буенча төп эшләр башкарылган. Объектның гомум бәясе 315 миллион сум тәшкил итә. Эшләрне тәмамлау өчен тагын 150 миллион сум таләп ителә. Аны киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Төзүчеләр сүзләренә караганда, комплекста төрле дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү мөмкинлеге булачак, чөнки проект хоккей тартмасы һәм берничә команда өчен ярдәмче биналар төзүне күзаллый.

Рөстәм Хәмитов шәһәр җитәкчелеге белән башка спорт корылмалары төзү, реконструкцияләү һәм аларны финанслау мәсьәләләрен тикшерде.

Төбәк Башлыгы Күмертауда шәһәр һәм район активы бе­лән очрашты. Анда муниципалитетларны социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: