+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2016, 02:00

Тырыш хезмәт өчен – олы хөрмәт

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгы­ларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сәнәгать, төзелеш, транспорт, авиация, авыл хуҗалыгы, азык-төлек индустриясе, дәүләт хезмәте, суд системасы һәм башка өлкәләрдәге 54 хезмәткәр орденнар, аерым билгеләр, мактаулы исемнәр, грамоталар, рәхмәт хатларына лаек булды.

– Катлаулы заманда яшибез, һәм бу икътисади җәһәттән генә түгел, – диде Башкортстан Башлыгы. – Безнең тормыш дәрәҗәсе ничек эшләвебезгә бәйле.

Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе – югары уңышларга ирешү үрнәге.

“Лайт Эйр авиакомпаниясе” җәмгыяте очучысы Равис Гомәров 43 ел гомерен очышларга багышлаган. Ул – “Ан-2” самолетының очучы-инструкторы, авиакомпаниянең иң тәҗрибәле пилоты.

– Кайда гына очмадым, әмма республика күген иңләгәндә аерым бер горурлык хисе кичерәм, – ди ул. – Безнең гүзәл табигать, юллар, басу-кырлар биектән аеруча күркәм күренә. Ә шулай да, иң зур уңышлар җирдә тырышып хезмәт салганнан килә.
Читайте нас: