“Бердәм Русия” депутатларын җиңү белән котлыйм. Павел Качкаев, Зөһрә Рәхмәтуллина, Илдар Бикбаев, Алексей Изотов һәм үзебезнең партиянең башка әгъзаларының җиңүен бик көткән идек. Алар барысы да лаек, хөрмәтле кешеләр. Киләсе биш елга көчле, нәтиҗәле эшкә сәләтле команда булдырдык дип уйлыйм.