+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2016, 14:26

“Сайлаулар оешкан төстә үтте” —Дмитрий МИХАЙЛИЧЕНКО, политолог

Республиканың һәм федераль властьларның бурычы халыкның сайлауларга ышанычын күтәрү иде. Бу бурыч та үтәлде, дип уйлыйм. Урыннарда кайбер гаугалы очраклар булды булуын, кызганычка каршы, әлегә барлык чиновниклар да элеккечә эшләргә ярамаганлыгын аңламый. Бәхеткә, андыйлар азаеп бара.


“Бердәм Русия” җиңде, ләкин әллә ни зур аерма белән түгел. Халыкның бер өлеше сайлауларга бөтенләй йөрми, бу — аларның позициясе. Шулай да, республика халкының бу сайлауларда активлыгы илдәге күрсәткечтән югарырак булды. Бермандатлы округларда сайлаулар көндәшлекне арттырды. “Бердәм Русия” партиясенең алдан сайлаулар үткәрүе мактауга лаек. Алар партия әгъзасы булмаган кешеләргә дә сайлана алу мөмкинлеге тудырды.

Экспертлар җәмәгатьчелеге, сайлаулар канәгатьләнерлек дәрәҗәдә узды, дигән фикердә. Хәзер барыбызга да сайланган депутатлар республика мәнфәгатенә эшләсен дип тырышырга кирәк. Моның өчен контроль механизмын көчәйтү зарур. Без аларның эшен бик күп критерийлар буенча бәяләячәкбез һәм халыкка җиткерәчәкбез. Киләчәк сайлауларда алар депутатларны башкарылган эшләре буенча бәһали алачак.
Читайте нас: