Күңелсез статистиканы анализлаганда, белгечләр юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләрен ачыкларга омтыла, әлбәттә. Безнең илдә ул очракларның 50 процентында әлеге дә баягы “яшел елан” гаепле икән. Эчкечелекнең зыяны хакында яхшы хәбәрдар булуга карамастан, халык нигәдер “төшергән” килеш урамга чыга, хәтта руль артына утырырга базнат итә. Аварияләрнең икенче сәбәбе — юлдан күзен дә алмый барырга тиешле водительнең игътибарын таркатучы факторлар, күп очракта – кесә телефоныннан сөйләшү. Тикшерүчеләр шуны ассызыклый: телефоннан әңгәмә кору руль артындагы кешегә зур комачаулык тудыра, бу вакытта аның өчен авариягә эләгү хәвефе 3-5 мәртәбә арта!
Юл-транспорт фаҗигаләренең өченче сәбәбе — зур тизлектә йөрергә ярату. Күзенә ак-кара күренми “чабучылар” беләме икән, әмма тикшерү шуны күрсәтә: югары тизлек авариягә эләгеп, якты дөнья белән хушлашу куркынычын 40 процентка арттыра.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү аркасында да бихисап гомерләр өзелә. Хәвефсезлек каешын эләктермәү авариягә сәбәп булмас, әлбәттә, тик менә юлда шундый куркыныч хәлгә тарыганда, ул гомерне саклап калырга ярдәм итәр иде.
Балаларны махсус креслога утыртып, тиешенчә каеш белән эләктереп куюга кайбер ата-аналар бармак аша карый. Шуның аркасында да юлларда кечкенә пассажирлар зур зыян күрә, күп очракта аларның гомерен табиблар саклап кала алмый. Былтыр Краснокама районында булган аянычлы хәлне искә төшерү дә җитә. 31 яшьлек ир шәхси машинасында авариягә очрый, үзе исән кала, ә менә арткы урындагы биш яшьлек улы, “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җиткәнче, авыр тән җәрәхәтләреннән күзләрен мәңгелеккә йома. Сабый балалар креслосына утыртылмаган, махсус каешлар белән бәйләнмәгән була. Әгәр дә шушы хәвефсезлек таләпләре үтәлгән булса, ул исән калыр иде, ди белгечләр.
Тиешенчә ял итми, арыган килеш сәфәргә чыгучылар үзләрен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны да куркыныч астына куя. Руль артында йоклап китү — һәлакәтләрнең тагын бер сәбәбе. Моннан берничә ел элек танылган актер Александр Дедюшконың гаиләсе белән авариягә эләгеп һәлак булуы нәкъ менә аның арыган халәттә юлга чыгуында, дигән нәтиҗә ясый фаҗигане тикшерүчеләр.
Узган елда булган юл-транспорт фаҗигаләрен анализлаганда, шул ачыклана: иң хәвефлесе — ял көннәре икән. Ә тәүлекнең кайсы вакытында иң күп аварияләр булган дисәгез, бихисап гомерләр 17-18 сәгатьләрдә өзелгән. “Зебра”дан юлны имин чыгармын дип уйлаган 6 мең җәяүлене нәкъ менә шул “хәвефсез” урында бәрдереп киткәннәр дә инде.
Юл хәрәкәтендә катнашучылар, руль артындамы ул, әллә инде җәяүлеме, бер-берсенә карата ихтирам белән караса, тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәсә, бик күп аварияләрне кисәтеп булыр иде, әлбәттә. Руль артына кем генә утырмый: водитель таныклыгы бөтенләй бирелергә тиеш түгел диагноз куелган адәмнәр дә “тимер ат”ларда җилдергән очраклар бар. Күптән түгел республикабыз башкаласында таксист булып эшләгән наркоман кулга алынган. Полиция хезмәткәрләренә юлыкканчы, әллә ничә ай пассажирлар ташыган ул...
Эпилепсия һәм башка төр нерв-психик авыруларга дучар кешеләрнең дә урыны руль артында түгел. Алар тирә-юньдәгеләр өчен зур хәвеф тудыра. Узган ел миңа, журналист буларак ярдәм итүемне, гаделлекне яклавымны үтенеп, чал чәчле бер абзый мөрәҗәгать итте. Аны, янәсе, полиция хезмәткәрләре нахакка административ җаваплылыкка тарттырган, хәтта кул күтәргән. Абзый алып килгән бер кочак кәгазьләрне карый башлаган идем, чәчләрем үрә торды: ул эпилепсия белән авырган килеш руль артында йөргән. Чираттагы өянәге вакытында, һушын югалтып, бер предприятиенең тимер коймасына килеп бәрелеп туктаган. Һушына килгәч, авария урыныннан качып киткән. Закон сакчылары “эзенә” төшеп, кулга алганда, каршылык күрсәткән, сугышкан. “Мине, авыру кешене, рәнҗеттеләр, хатынымны да, эшеннән бүлеп, сорау алырга чакырдылар. Беркем мине якламый, бөтен ышаныч сездә”, — ди бу телефоннан элемтәгә чыгып. Мин, үз чиратымда, аңа Русиядә эпилепсия белән авыручы кешеләргә руль артына утырырга ярамый дигән закон барлыгын аңлатырга тырыштым. “Бәхетегез, коймага гына бәрелгән-сез, ә шунда берәр кешене таптаткан булсагыз, ни намус белән яшәр идегез”, — дидем.
Бу вакыйгадан соң озак уйланып йөрдем. Илебездә чыгарылучы законнарга катылык та, аларны үтәү дә җитми. Нигә ул руль артына эчкән килеш утыручыларны кеше үтерүчеләр белән тиңләмәскә, шундый ук каты җәза билгеләмәскә? Уйлап караганда, юл-транспорт фаҗигаләренең яртысында алар гаепле бит. Ә нерв-психик авыруларга дучар адәмнәрнең водитель таныклыгы алуы бөтенләй башка сыймас хәл.
...Бу дөньяда бар нәрсә дә үзара бәйле. Яшәү сыйфаты түбән илләрдә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны, бай илләргә караганда, күпкә зур, ди галимнәр. Шулайдыр, юллар чокыр-чакырдан гына торса, автомобильләр аннан-моннан гына җыелса, чиновниклар үз кесәсен дәүләт мәнфәгатьләреннән өстен күрсә, алга китеш көтеп булмый...