— Бу премияләр оешмаларга һәм предприятиеләргә иң элек сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын керткән, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештергән, сыйфатлы хезмәт күрсәткән өчен бирелә, — дип билгеләде Премьер-министр.
Бу көнне тугыз предприятие бүләкләнде. Беренче урында — “Янган-Тау” шифаханәсе, “Благовещенский железобетон”, “Корпорация Уралтехнострой” предприятиеләре җитәкчеләре һәм республика кардиодиспансеры баш табибы. Икенче урынга “Башкирская содовая компания”, “Уфа” халыкара аэропорты һәм “Востокнефтезаводмонтаж” җәмгыяте җитәкчеләре лаек булды. “Завод Николь-Пак” һәм “Уфаоргсинтез” предприятиеләре җитәкчеләре өченче урынны алды.
Сыйфат өлкәсендә республика Башлыгы премиясенә конкурс ел саен үткәрелә. Бүләкләр төбәк оешмаларын һәм предприятиеләрен тагын да югарырак нәтиҗәләргә дәртләндерү максатын күздә тота. Әйткәндәй, быел республика Башлыгы тарафыннан бүләкләнү соңгы тапкыр булды. Киләчәктә ул республика Хөкүмәте премиясе дип аталачак.