+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2016, 02:00

Республика көненә әзерләнәбез

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Республика көненә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте.

Бәйрәм программасында Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәм концерты, шәһәр һәм районнарда күңел ачу чаралары, “Минем республикам” социаль-икътисади акциясен үткәрү, мәктәпләрдә тематик сыйныф сәгатьләре, иң яхшы тармак хезмәткәрләрен котлау, яңа туган сабыйларны һәм никахларны тантаналы теркәү каралган.

Утырышта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бәйрәмнең мәдәни өлеше турында сөйләде. “Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе идарәсе советы рәисе, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә үткәрелүче бәйрәмгә әзерлек барышы белән таныштырды. Мәгариф министры урынбасары Айбулат Хаҗин белем бирү учреждениеләрендә узачак чаралар турында сөйләде.

Республика көненә багышланган төп чаралар 11 октябрьдә Уфаның Ленин исемендәге мәйданында үтәчәк.
Тантаналы җыелышлар, бәйрәм концертлары һәм мәдәни чаралар, шулай ук, республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак. Константин Толкачев бәйрәмне оештыруга җаваплы карарга чакырды.

— Бездә талантлар күп, шуңа күрә бәйрәм чараларында артистлар белән бергә үзешчән сәнгать коллективлары да катнашачак. Биш ел элек Уфада бәйрәм салютына 60 мең кеше килгән булса, узган елда алар саны 12 мең тәшкил итте. Моңа бәйле быел фейерверктан баш тарту турында карар кабул ителде. Республика халкы моны хуплар, дип уйлыйм. Бу көнне, шулай ук, теләгән һәркем өчен музейларга бушлай керү мөмкинлеге булачак, — диде ул.
Читайте нас: