Бу көнне оештыручылар Русия киносы елын да читләп үтмәде. Кечкенә кино геройлары бәйрәм белән котлап, чараны алып баруда ярдәм итте.
Комиссия әгъзалары һәр йортта үстерелгән чәчәкләрне фотога төшереп, алардан стенд эшләнгән иде. Бәйрәм көнне конкурска йомгак ясалды, иң-иңнәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Һәр урам бәйрәмгә ихлас әзерләнгән. Уңган хуҗабикәләр чәчәк композицияләре, бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм төрле ризыклар пешереп китергән. Һәр урам үзенә чәчәк исеме кушып, презентация ясады. Чәчәкләргә багышланган викторина сорауларына дөрес һәм җитез җавап бирделәр. Җыр-биюгә дә бер-берсеннән калышмадылар.
Бәйрәмдә халык күңеле булганчы җырлап-биеп, соңыннан үзләре әзерләгән сый-хөрмәт белән күмәкләп чәй эчеп таралышты.