+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2016, 02:00

Эт хәленә калырга язмасын...

Дүрт аяклы дусларыбызны урамга чыгарып ташлаучыларны шул мәхлуклар язмышы көтмәсме?

Үзем дә, балалар да песи яратабыз.

— Сайлагыз! — дип, улым белән кызымны ноутбук артына утырттык.

Өйгә мәче алу — җитди эш. Ул — уенчык түгел, тере җан иясе, яңа гаилә әгъзасы кебек!

— Бик матурлардан түгел дә инде, ярар, дуслашырбыз, — дип куйды ирем дә, балаларның гап-гади, бик ябык, җирән төстәге мәче сайлавын күреп.

Урын әзерләдек, җанвар өчен табак-савыт барладык. Шуннан гаилә белән яңа дусны алырга киттек.
Мәче хуҗасының фатиры бик бай, зур булып чыкты. Һәм анда, безгә тиешлесеннән тыш, тагын унлап песи яши иде.

Хуҗабикә Мария ишек төбеннән үк сорау белән туктатты:

— Ә сез аны яратачак­сызмы? Бәләкәй балаларыгыз булып, җәфаламаслармы? Чирләсә, докторга алып барырсызмы? Юкса, бирмим.

Антлар бирдек. Яратмасак, килеп тә йөрмәгән булыр идек!

— Җирәнкәйне мин урамнан таптым, — дип, аның язмышын сөйләп китте Мария. — Салкын көнне кемдер, йөрәге җитеп, аны урамда калдырып киткән. Бераз салкын тигән аңа. Туйсагыз, берүк урамга чыгарып ташламагыз, яңадан үземә китерегез!

Калган мәчеләр дә бу фатирда вакытлыча яшәп тору урыны тапкан икән. Хатын эштән буш вакытында Интернет аша аларга яңа хуҗа эзли.

Ай буе песине “тәртипкә китердек”. Мария көн аралаш шалтыратып, мәченең хәлен белеп тора. Аның үтенече буенча тагын бер ветеринар да шалтыратып, хәлне сораша. Кыскасы, мәче тирәли күмәкләп кайнашабыз. Тере җан бит — ул да аңлый, сырпалана, мырылдый, бик иркә булып чыкты.

Соңгы сөйләшүдә Мария бик борчулы иде. Сәбәбе чынлап та күңелсез икән.

— 5 сентябрьдә шәһәрдә фашистларча вәхшилек кыл­ганнар, — диде ул. — Урамда бер этне аллы-артлы ике машина бәргән. Водительләр бу хәл өчен бер-берсен гаепләгән, кычкырышкан, йодрык болгаган. Һәм башларына этне теге дөньяга озатудан да “акыллырак” уй килмәгән. Буып караганнар — үлмәгән. Шунда этнең муенына очлы тимер, отвертка булса кирәк, кадаганнар һәм юлларын дәвам иткәннәр. Ә бичара эт тере калган...

Күкрәге тишек, берничә урыннан сынып, сөякләре тышка чыгып торган, тәненә талпаннар кадалган этне 16 яшьлек Лиана исемле канга баткан кыз мәктәптән кайтышлый күреп калган. Ярый ла аңа мәр­хәмәтлелек дигән төшенчә таныш икән. Ул ветеринарны һәм волонтерларны эзләп тапкан, клиникага барган, процедура вакытында бичараны тотып торган. Максим Я. этне кыйммәтле автомобилендә клиникага кадәр алып барган. Ашыгыч рәвештә операция ясалган. Этнең оча сөягенә штифт куелган, киселгән тәпие тегелгән. Операцияне, ялгышмасам, табиб Азат Сөләйманов ясаган. Әйткәндәй, мондый операцияләр түләүле, берничә кеше җыелып, этнең гомерен коткаруга алты мең сум акчасын тоткан. Барысы да очраклы кешеләр! Шулай күмәкләшеп теге ике водительнең кылган гамәлләрен төзәтергә тырыш­каннар.

Бәлки, кемдер эткә бәйле бу ыгы-зыгыны аңлап та бетермәс. Әйе, кайчагында кешеләргә дә игътибар җитми. Меңләгән авыру бала дәүләттән ярдәм алалмыйча, дәвалану өчен хәллерәк кешеләрдән акча көтә. Исерек килеш урамда туңып үлүчеләр бар. Кешеләрнең үз кайгысы баштан ашкан кебек. Тик... урамга чыгарып таш­ланган песиләрдән, кимсетелгән җәнлекләрдән башланмыймы икән безнең ул кайгылар...
Читайте нас: