+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2016, 02:00

Үлем җәзасын кире кайтарсыннар

Укучы бала Виолетта Токарчук белән бәйле үлемечле фаҗига күпләргә мәгълүм. Аны башкала мәктәпләренең берсе янында урнашкан гаражлар арасында көчләп, үтереп ташладылар. Ата-анасына, туганнарына, якыннарына күпме кайгы-хәсрәт! Әлбәттә, явыз җинаятьче тотылды, хөкем ителде, бу хакта фикер соңрак әйтелер.

Тикшерү эшләре барган чорда җәмәгатьчелек тә, җи­тәк­челек тә бер нәрсәгә игътибар итте. Имеш, башкалада йортлар арасында гаражлар күп, алар янындагы мәйдан­нар чүплек оясына әйләнгән. Һәр­төрле адәм актыклары көн саен шунда эчәләр, наркотиклар кулланалар, караңгы вакытта алар яныннан үтеп йөрү куркыныч. Килешәм, шулай, университетта уку елларында без дә шундый гаражлар арасыннан йөргәли идек. Бала-чага, хатын-кызга гына түгел, ялгыз ир-атка да куркыныч булып китә торган иде. Эт-мазар, шикле бәндә­ләр килеп чыгар кебек. Бигрәк тә эчеп-тартып утырган компа­ниягә юлыксаң, бала йоннары кабара.

Дөнья булгач, гаражы да кирәк инде аның. Машинаңны каядыр куярга кирәк, иске суыт­кычыңны, чаңгы-велоси­педыңны да фатирда саклап булмый, салкын карга кадәр бәрәңге, кәбестә, кишер ише көзге уңыш та шунда ята, кышкы яки җәйге тәгәрмәчләр дә балкон-лоджияләрдә тора алмый. Менә шулай кар базы, келәт, ремонт мастерское рә­ве­шен алган гаражлар үрчеде дә үрчеде. Укучы бала фаҗи­гасе безнең игътибарны шуңа юнәлтте — тәртип юк икән бит алар арасында: ташландык юллар, караңгы, шикле бәндә­ләр ни белән генә шөгыль­ләнми. Хәзер шул гаражларны мәҗбүри күчертә башладылар. Кем бакчасына алып китә, кем сатып җибәрә. Без­нең якта бакчачылык ширкәт­ләре байтак булгач, кайчагында күргәләргә туры килә “кайтып килүче” шундый гаражларны. “Очрашкан” саен кү­ңел­дә бер фикер чагылып уза: ниндидер өлкәдә тәртип булдыру өчен берәр коточкыч фаҗига кирәк микәнни ул?

Төп фикергә күчик. Баланы харап иткән җаһилне гомерлек төрмәгә хөкем иттеләр. Төр­мә­дә, ләкин исән бит. Аның күп­ме яшәячәген кем бел­гән: бер, ун, утыз елмы? Хәзер без сез­нең белән, хөрмәтле укучылар, салым түли-түли шул кабахәтне ашатачакбыз, киен­де­рәчәкбез, ятак бирәчәк­без, камерасын җылытачак­быз, авырса, дәвалаячакбыз. Улларыбызны армиягә җибә­реп, төрмәсен саклатачакбыз, хез­мәткәрләргә эш хакы түләя­чәкбез. Без моны, әлбәттә, сизмибез, ләкин чынында шулай, уй-фикердән качып булмый, игътибар итегез әле: Виолетта Токарчукның бөтен нәсел-нәсәбе дә шул ерткычны асрау өчен салым түли ич! Гуманизм дигән булып, үзе­безгә каршы киләбез кебек! Әйтер сүзем шул: үлем җәза­сына мораторийны бетереп, кире кайтарырга кирәк.
Читайте нас: