+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2016, 02:00

“Бергәләп — яңа тормышка!”

“Көмеш яшь” вәкилләре заман белән бергә атласын өчен республикада төрле чаралар күрелә.Сентябрь ахырында Уфада шушы исем астында Актив пенсионерлар фестивале узды. Анда Уфа, Октябрьский, Туймазы, Стәрлетамак, башка шәһәр һәм районнардан өлкән кешеләр катнашты. Аннан берничә көн элек кенә Конгресс-холлда өлкән яшьтәгеләрнең “Яратам сине, тормыш!” V республика фестиваленең Гала-концерты үткән иде. Өч сәгать дәвамында күңелләре яшь, рухлары бай булган әби-бабайлар тамашачыларны халык һәм эстрада биюләре, җырлары, гармун моңнары белән әсир итте. Җиңүчеләрне котлап, Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев фестивальдә катнашучыларның кабатланмас сыйфатларын билгеләде: “Тормышка булган мөнәсәбәтегез белән барыбызга да үрнәк күрсәтәсез — сез тормышны яратасыз”, — диде ул.

Әйе, бүген пенсиядәгеләрнең күпчелеге кул кушырып өйдә утырырга яратмый. Алар әле яшь, егәрле, актив. Шуларны истә тотып, өлкәннәрнең тормышын тулыландыручы, ямьләүче чаралар күрелә, төрле проектларга старт бирелә. Мәсәлән, республика илдә беренчеләрдән булып “Өлкәннәр өчен халык университеты” социаль үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасының “Пенсионерлар өчен мобиль халык университеты” проектын гамәлгә ашыра башлады. Бүген ул барлык район һәм шәһәрләрдә яхшы гына эшләп килә.

Хәзер мондый активлык беркемне дә гаҗәпләндерми. “Көмеш яшь” вә­килләре, нигездә — вакыт белән бергә атлаучы заман кешеләре. Алар үзләрен Интернет киңлегендә дә ышанычлы тоя. Яшь буынга тормыш тәҗрибәсе бирү белән генә чикләнмичә, үзләре дә яңа белем һәм осталык үзләштерә. Пенсионерлар йөгерә, йөзә, тау түбәләренә күтәрелә, модага кергән “Скандинавларча” йөрү белән мавыга.

Республикада эшләүче пенсионерлар саны елдан-ел арта. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, алар 400 мең кеше (пенсионерларның гомум санына карата — 33 процент) исәпләнә. Чагыштыру өчен — ун ел элек ике тапкыр кимрәк, ягъни 200 меңгә якын пенсионер эшләгән.

Шунысы да игътибарга лаек, ел башында Башкортстанда тәүге тапкыр уртача гомер озынлыгы 70 яшьтән арткан. Бүген республиканың Сә­ламәтлек саклау министрлыгы бу чикне 72 яшькә җиткерүгә юнәл­телгән программа әзерли.

Һичшиксез, өлкән яшьтәгеләрнең тормышы җиңелрәк, куанычлырак булырга тиеш. Аларны проб­лемалары белән ялгызын калдырырга ярамый. Шушы максатта республикада аларны социаль хезмәтләндерү җайга салынган, атап әйткәндә, өйләренә барып тәрбияләүне оештыру, “бабалар бакчалары” булдыру шушыны күздә тота. Киләчәктә әби-бабаларыбызның тормышы тагын да баерак, эчтәлеклерәк булыр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: