+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2016, 02:00

Конгресс-холл — иң яхшы үзәк

Конгресс-холл Russian Business Travel & MICE Award премиясе лауреаты дип табылды. Абруйлы бүләк өчен 200 номинант көч сынашты. 15 номинация арасында якынча 2 миллион интернет-тавыш җыелды. Бүләкләү тантанасы 29 сентябрьдә Мәскәүдә узды.

Җиңүчене билгеләү өчен һәр номинациядә туризм индустриясе, бизнесның төрле өлкәләреннән Русия һәм халыкара компанияләр директорларыннан торган Экспертлар советы булдырылды. Уфа “Русиянең иң яхшы конгресс үзәге” номинациясе өчен көрәште.

— Бу номинация экспертлар һәм катнашучыларга Башкортстан башкаласының зур форумнар үткәрү өчен инфраструктур мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итте, — диде “Башкортстан Республикасы офис-төркеме”нең милләтара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча чараларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча директоры Николай Фадеев.
Читайте нас: