+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2016, 02:00

Бәйрәм оешкан төстә үтәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Республика көненә әзерлек һәм бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте. Башкортстан халкын нинди мәдәни, спорт чаралары көтә? Әзерлек ни дәрәҗәдә? Утырышта шул хакта сүз барды.

– Республиканың бу бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү буенча тәҗрибәсе зур, – диде утырышны ачып, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Шулай да әзерлек мәсьәләләренә җаваплы карарга кирәк. Иң мөһиме – республика халкына бәйрәм итү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу максатка спорт чаралары, үзешчән сәнгать осталары әзерләгән бәйрәм концертлары да хезмәт итәчәк.

Республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта спорт чараларының югары дәрәҗәдә үтәчәге турында сөйләде. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов хәбәр итүенчә, башкалабыз бәйрәм көнендә балкып һәм гөрләп торачак. Мәләвез районының әзерлеге дә энә күзеннән үткәрелде. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күңел ачучыларның хәвефсезлеген тәэмин итәчәк.

Кыскасы, Республика көне, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә үтәчәк. Чаралар Башкортстан халкы, килгән кунаклар күңеленә дә хуш килер дип өметләник.
Читайте нас: