— Төрле телләр, традицияләр, милләтләр һәм мәдәниятләр бер ноктада кисешкән Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр фундаменталь төс ала, — дип башлады сүзен Римма Әмир кызы. — Милли-мәдәни үсеш – һәр милләтне саклаучы чара. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, халык авыз иҗатын саклау милли үзаңлы, иманлы, югары әхлаклы егет-кызлар, алмаш буын тәрбияләүгә нигез булып тора.
Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе туган телне, гаилә һәм милли мөнәсәбәтләрне саклау, төрле милләт һәм диндәге халыкларны берләштерүне максат итеп куя. Аның эшчәнлеге 2006 елда кабул ителгән һәм 2012 елда төзәтмәләр кертелгән Уставка нигезләнә. Аңа ярашлы, милли-мәдәни автономиянең югары органы булып дүрт ел саен үткәрелә торган Конференция санала. Моннан тыш, даими эшләп килүче Совет бар, ул биш комиссиядән тора.
Һәр халыкның җаны – ул аның теле. Бүген республикадагы 48 район һәм шәһәрдә 118 мең татар баласы белем ала. Без аларның һәрберсенә ана теленең кадерен белергә, иркен аралашырга һәм аның аша дөньяны танып-белергә булышырга бурычлы. Шуңа да мәгариф системасы белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Әмма туган телне юкка гына “ана теле” дип атамыйлар. Татар телен сакларга телибез икән, беренче чиратта, ул әни тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Шуңа да без “Татар гаиләсе”, “Гаилә учагы” кебек чаралар үткәрәбез.
Әйе, һәркемгә дә милләтне сөю орлыгы сабый чактан салына. Бу җәһәттән әдәби мирасны белү мөһим. Һәр татар кешесенең балачактан күңелендә яшәүче, һәркемгә үзенчә кадерле, сөекле Тукае бар. Әмма ул башка халыкларга да якын. Мостай Кәрим әйткәнчә, “Без — башкортлар өчен Тукай әдәби күренеш кенә түгел. Тукай – безнең милли шагыйребез, укытучыбыз”. Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури дуслыгы татар белән башкорт арасына дуслык күпере салган. 2012 елда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең III конференциясендә Уфада Тукайга һәйкәл кую турында тәкъдим кабул ителде. Әмма аның проекты юк иде. Ниһаять, комиссиягә аның берничә варианты тәкъдим ителде. Шагыйрьнең 130 еллыгын билгеләгән елда ул башкаланың Тукай эзләрен саклаучы күркәм бер җирендә урын алыр дигән ышаныч бар.
Шулай ук, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә “Ике аккош” һәйкәле турында да уйланабыз. Ә шул исемдәге җыр һәм музыка фестивале республикада күптән танылу алды.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе министрлыклар һәм башка оешмалар белән берлектә оештырган башка чаралар да республика халкы күңеленә хуш килә. Ел саен үткәрелүче “Тукай моңнары” әдәби фестивалендә 5-11нче сыйныф укучылары төрле телләрдә Тукай әсәрләрен укый. Әлеге проектның авторы – билгеле рәссам Вәкил Шәйхетдинов.
Узган елда без “Пушкин, Тукай, Кәрим” поэзия бәйрәмен оештырдык. Әлеге бөек шәхесләрнең туган көннәрендә мәктәп укучылары үзләре ясаган сыннар, рәсемнәрдән күргәзмәләр оештыра, шагыйрьләрнең әсәрләрен укый. Алдагы елларда да бу проект дәвам итәчәк.
“Балкыш” әдәби бәйгесе талантлы авторларны табу, аларны халыкка күрсәтү һәм татар әдәбиятына игътибар җәлеп итү максатында оештырыла. Моннан өч ел элек Башкортстандагы татар әдипләре иҗатын бер антологиягә туплаган “Туган як әдипләре” басмасы дөнья күрде. Тиздән “Башкортстан татарлары риваятьләре һәм легендалары – халыкның тере тарихы” җыентыгы да дөнья күрәчәк дип көтелә. Әлеге темага М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы нигезендә фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылды. Милли-мәдәни автономияләрнең җыенын федераль дәрәҗәдә оештыру да күзаллана.
Шушы һәм башка эшләр – соңгы дүрт елда башлангыч алган, тормышыбызның төрле өлкәләренә караучы проектлар. Булганны җилгә очыру, җимерү бернинди кыенлык тудырмый, ә моңа кадәр булмаганны башлап җибәрү, гамәлгә кертү зур тырышлык, максатчан хезмәт таләп итә. Саналганнардан тыш, укучылар, укытучылар, яшьләр белән башкарган эшләребез дә бихисап. Хәл итесе мәсьәләләр дә бар. Бу эшләргә яңа фикерләр белән янып яшәүче, куәтле-дәртле яшь буынны да җәлеп итү алдагы максатларның берсе булып тора.
Соңгы елларда татар иҗтимагый оешмалары артты, һәрберебезнең үз юнәлеше, үз эшчәнлеге. Әмма безнең максат бер – ул татар халкының телен, рухи мирасын саклауга, үстерүгә хезмәт итү.
Русиядә сан ягыннан икенче урында торучы татар милләтенең илне үстерүдә өлеше зур. Без, башка милләтләрне хөрмәт итеп, үз халкыбызны күтәрү юлында бергә хезмәт иткәндә генә ил бердәм, милләт куәтле була ала.