— Мөһим казанышлар, күзгә күренерлек нәтиҗәләр бар. Тормышыбыз вакыйгаларга бай. Киләчәктә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрен тагын да арттыру хакында уйланырга кирәк. Сез бу җәһәттән башкаларга үрнәк булып торасыз, — диде Рөстәм Зәки улы.
— Сез — мине, мин Сезне бүләклим, — диде Башкортстанның халык язучысы, публицист, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ногман Мусин, республика җитәкчесеннән Халыклар дуслыгы орденын кабул итеп һәм аңа үзенең китапларын тапшырып. — Сезгә бик рәхмәтлемен. Авылыма юл салдырдыгыз. Клуб булмаганлыктан, моңа кадәр сәнгатьтән аерылып яшәгән авылым Сезнең ярдәм белән мәдәният йортлы булды. Халык өчен моннан да зуррак бүләк юк!
Моңа чаклы тамашачылар алкышласа, бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры артистлары Гөлсинә Мәүлекәсова белән Илдар Маняповка тантанага җыелучылар һәм шатлыкларын ихлас уртаклашучылар кул чапты. Алар һәм Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның директоры Айрат Терегулов Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Тантанада, шулай ук, “Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе” акционерлар җәмгыяте хезмәткәре Александр Воронцов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде. 15 кешегә — Башкортстанның Мактау грамотасы, 22 кешегә мактаулы исемнәр бирелде.