+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2016, 02:00

Солдат каешы буар чак

Көзге чакыру башланды. Быел Башкортстаннан ничә кеше хәрби хезмәткә алыначак? Якташларыбыз нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәк? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Башкортстаннан көзге чакыруда алты мең кеше армия сафларына алыначак, — диде республиканың хәрби комиссары Игорь Харченко. — Шуларның 3100е — Коры җир, 230ы — Һава-космик, 320дән артыгы — Хәрби-диңгез, 70е Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Калганнар Ватан алдындагы изге бурычын башка гаскәрләрдә үтәячәк. Шушы көздән башлап хәрби комиссариатлар беренче тапкыр Русия Федерациясе Милли гвардиясе сафларына чакыру оеш­тыра. Республикадан бу төр гаскәрләргә 490 як­та­шыбызның баруы көтелә. Башкортстан Хәрби комиссариаты бик күп күрсәткечләр буенча Русиядә алдынгылар сафында. Язгы чакыруны югары дәрәҗәдә оештырдык, көзге чакыруда да сынатмаячакбыз.

Республика Хәрби комиссариатының хәрби-табиблык комиссиясе рәисе Борис Усатов әйтүенчә, соңгы елларда армия сафларына алынучыларның сәламәтлеге яхшыруы күзәтелә. Шулай да уйланырга урын бар. Медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре күрсәтүенчә, терәк-хәрәкәт аппараты (умыртка сөяге авырулары, яссытабанлылык), психологик сәламәтлек какшау күпләргә армия сафларына барырга яисә теләгән гаскәрләрендә хезмәт итәргә мөмкинлек бирми. Башка еллардан аермалы буларак, быел булачак солдатларның психологик сәламәтлегенә таләпләр зур булачак.

Көзге чакыру 18 октябрьдә башлана. Бу хакта Хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев сөйләде. Шулай итеп, чакыру кампаниясен иртәрәк башлап, тизрәк тәмамлау планлаштырыла.
Читайте нас: