+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2016, 02:00

Уфа – Русиянең энергетика үзәге

Октябрьдә Уфа Русиянең һәм БДБ илләренең энергетика үзәгенә әйләнәчәк. 18-21 октябрьдә башкалада Русия энергетика форумы үтәчәк. “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, “БЭСК” җәмгыяте генеральный директоры Дмитрий Шароватов, “Башкортстан күргәзмәләр компаниясе” җитәкчесе Альбина Килдегулова, УДНТУ һәм УДАТУ ректорлары Рамил Бәхтизин һәм Николай Криони чарага әзерлек турында сөйләделәр.

— Бүген дөньяда энергетикага модернизация үткәрелә, бу өлкәдә яңа технологик модельгә күчү бара, технологик база яңартыла, җитештерү нәтиҗәлелеге күтәрелә, — диде Дмитрий Шаронов. — Энергетика форумының төп темасы – “Инновацияле энергетика”. Пленар утырыш һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә без энергияне янга калдыруның заманча технологияләре һәм экологик җаваплылык турында фикер алышачакбыз.

Форум кысаларында 21 октябрьдә Берләшкән Дәүләтләр Берлегенең һәм аның Электр энергиясе советының 25 еллыгы уңаеннан Советның 50нче юбилей утырышы үтәчәк. Чарада БДБ илләре: Русия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанның дәүләт власте органнары һәм милли энергетика компанияләре вәкилләре катнашачак.

Форумның эшлекле программасында “Инновацияле энергетика – модамы, әллә ихтыяҗмы” дигән темага пленар утырыш каралган. Чарада Русиянең Энергетика министрлыгы, Дәүләт думасы, Башкортстан Хөкүмәте, ил төбәкләренең профильле министрлыклары вәкилләре һәм энергетика компанияләре җитәкчеләре катнашачак. 16 юнәлеш буенча секцияләр эшләячәк.

18 октябрьдә “Яшьләр көне” үтәчәк, студентлар һәм аспирантлар тармакның төп компанияләре директорлары белән очрашачак.

Мәртәбәле форум кысаларында “Урал энергетикасы” һәм “Җылылык белән тәэмин итү. Электротехника. Кабель” халыкара күргәзмәләре үтәчәк. Аларда Русиянең һәм дөньяда киң билгеле электротехника холдингларының рәсми вәкилләре – 150дән артык компания катнашачак.

Русиянең энергетика форумы һәм күргәз­мә­ләр 18 октябрьдә сәгать 11дә ачылачак.
Читайте нас: