+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2016, 02:00

Халык электрон белем ала башлаячак

Бүген, электрон технологияләрне файдаланып, белемен камилләштерүчеләр күп түгел. Шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы тәкъдим иткән хезмәтләрне файдаланучылар да аз. Моның төп сәбәбе — халыкның компьютер белеме түбән булу, шулай ук техник мөмкинлекләр юклык, бераз курку хисе дә бар.

Әлеге проблемаларны хәл итү өчен республикада электрон белем алуны үстерүнең комплекслы концепциясе кабул ителгән, аңа ярашлы чаралар планы әзерләнгән. Аның кысаларында якын киләчәктә халыкка электрон белем алу мөмкинлеге бирүче үзәкләр булдыру планлаштырыла. Аларны ачу һәм үстерү белән республиканың Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык республика” системасын эшләтү мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты шөгыльләнә.

Әлеге үзәкләрне оештыру эше бюджет акчасын җәлеп итмичә һәм башка ведомстволар ярдәмендә дәүләт-шәхси партнерлык формасында гамәлгә ашырыла. Бу — аның үзенчәлеге. Әле республикада 60 үзәк эшләп килә, аларның бурычы — электрон мәгълүмат алу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә — пенсионерларга, эшсезләргә, ерак районнарда яшәүче укучыларга ярдәм итү.

Аларда гражданнар Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы тәкъдим иткән сервисларны үзләштерергә өйрәнәчәк, республика порталында электрон белем ала, электрон китапханәләрдән файдалана алачак. Әле мәгариф, сәламәтлек саклау, финанс һәм икътисад, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка өлкәләрдә 17 онлайн-курс эшләнгән. Белем үзләштерү бушлай, курсларны тәмамлауга сертификат тапшыру күздә тотыла.

Халыкка электрон белем алу мөмкинлеге бирүче үзәкләр ВЭГУ академиясендә, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә, район китапханәләрендә ачылачак. Үзәкнең яңа моделе әле Уфаның Октябрь районының Мәшгульлек үзәгендә сынау үтә.

— Һәр граждан, шул исәптән эшсезләр дә, тьютор — мәшгульлек үзәгенең махсус бүленгән белгече ярдәмендә профессиональ тест үтә, психолог консультациясе, резюме язуда һәм эш эзләүдә ярдәм алала, — диде республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов. — Безнең министрлык өчен әлеге ведомствоара эшнең өстенлекләре зур. Без эшсез гражданнар тәкъдим ителгән мәгълүмат ресурсларыннан файдаланып өстәмә белем алганнан соң, эш табыр, дип көтәбез.
Читайте нас: