+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2016, 02:00

Көрәш катгыйланачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Русия Җинаять кодексының гражданнар хокукларына тәэсир итүче дини яисә иҗтимагый берләшмәләр булдыруга җаваплылыкны катгыйлатуны күздә тотучы 239 статьясына үзгәрешләр кертү буенча закон башлангычын тикшерүне планлаштыра.

Закон проекты авторлары белдерүенчә, әлеге чаралар кире йогынты ясаучы дини яисә иҗтимагый берләшмәләрне оештыручыларга карата кузгатылган җинаять эшләрен тикшергәннән соң кабул ителәчәк.

— Мондый төрдәге берләшмәләр җәмәгатьчелек аңына начар тәэсир итә. Нигездә, алар кешенең физик һәм психик торышына зыян китерә. Язмышлар, гаиләләр җимерелә. Җинаять кодексында моның өчен җәза каралган, әмма, тәҗрибә күрсәтүенчә, алар тиешле нәтиҗә бирми. Шуңа күрә 239 статья хокук саклау органнары тәҗрибәсен исәпкә алып үзгәрешләр кертүне таләп итә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Гражданнарга карата көч куллану яисә аларның сәламәтлегенә зыян китерүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүче дини яисә иҗтимагый берләшмәләр булдырган өчен аның җитәкчеләренә 300-500 мең сум күләмендә штраф, җаваплылыкка тарттырылучының 2-3 еллык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә, биш елга кадәр мәҗбүри эш төрендә җәза бирү яисә алты елга кадәр иркеннән мәхрүм итү каралган.

Гражданнарны үз бурычларын үтәүдән баш тартуга өндәүче, яисә хокук бозучы гамәлләр башкаруга этәрүче коммерция карамагында булмаган яисә коммерция, хөкүмәт карамагында булмаган чит ил оешмасының структур подразделениесен оештырган өчен аларның җитәкчеләренә 300 мең сумга кадәр штраф, җаваплылыкка тарттырылучының ике еллык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә, дүрт елга кадәр мәҗбүри эш төрендә җәза бирү яисә дүрт елга кадәр иркеннән мәхрүм итү каралган.
Читайте нас: