+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2016, 02:00

ОСАГО өлкәсендә киеренкелек кими

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән киңәшмәдә Башкортстан территориясендә “бердәм агент” системасы эше нәтиҗәләре тикшерелде.

Билгеле булуынча, транспорт хуҗасының гражданлык җаваплы­лы­гын мотлак страховкалауга (ОСАГО) бәйле хәл киеренке булу сәбәпле, Русия Банкы һәм Башкортстан Хөкүмәте Русия автостраховкалаучылар берлегенә республиканы ОСАГО полисларын сату буенча “бердәм агент” системасына кертү турында мөрәҗәгать иткән иде. Берлек президиумы тиешле карар кабул итте һәм 30 августтан Башкортстан террито­риясендә “бердәм агент” системасы эшли башлады.

Мәгълүматларга ярашлы, 1 сен­тябрь­дән 11 октябрьгә кадәр респуб­ликада әлеге система аша 4,2 мең килешү төзелгән. Хәл кискен булган Күмертауда бу чорда 1 меңгә якын полис сатылган.

Рөстәм Мәрданов кушуы буенча республика муниципалитетлары ОСАГОга бәйле хәлгә мониторинг үткәрә. Әлеге вакытта киеренкелек һәм чират кимүе күзәтелә. Тоташ алганда, халык “бердәм агент” системасын хуплады.
Читайте нас: