+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2016, 02:00

Этләр әхлагы

Еш кына хайваннар кешеләрдән күпкә миһербанлырак булып чыга.“Кызыл таң”ның 27 сентябрь санында “Эт хәленә калырга язмасын” дигән мәкаләдә Айгөл Юлъякшина күтәргән проблема бик актуаль. Әле генә Уфа малайларының мәчене йортның югары катыннан ташлап үтерүләре турындагы хәбәрне телевизордан карап нәфрәтләндек. Ә күпме кешеләрнең балалары сораганга уенчык итеп эт, песи алуларын, уйнап туйгач, аларны урамга чыгарып ташлауларын күреп, ишетеп торабыз.

Урамнарда, мәйданнарда дистәләгән муенчаклы этләрнең үткән һәр кешене, хуҗам түгел микән, дип иснәнеп йөргәнен һәркем күрәдер. Шушыларны ташлап киткән адәмнәрнең әхлакый портретлары бик тә ямьсез икәне ачык күренеп тора, әлбәттә. Шундый ук миһербансызлыкны алар хайваннарга гына түгел, үз тирәләрендәге кешеләргә дә күрсәтә. Күпме балаларның картайган ата-аналарын урамга куып чыгаруларын беләбез. “Кызыл таң” да бу хакта язып, гәзит укучыларга кешелеклелек кануннарын сеңдерергә тырыша.

Еш кына хайваннарның кешеләрдән кешелеклерәк икәненә дә инанасың. Без яшәгән йорттан ерак түгел унҗиде катлы ике өй төзелде. Каравылчы, үзенә ярдәмгәдер инде, төзелешне урап алган койманың капкасы алдына эт бәйләп куйды. Тора-бара ул этнең балалары туды. Үсеп җитеп, койма ярыгыннан тышка да чыгып йөри башладылар. Берсе бигрәк ягымлы, ышанучан — кешеләрдән курыкмаучан булды. Ак төстә иде ул. Шуңа аны Белочка дип йөрттек. Көн саен Белочкага ашарга сөяк, ит, колбаса кебек нәрсәләр чыгарам. Ул үз алдына куйганның яртысын ашый да, калганын күтәреп бәйдәге ана эткә илтә. Әнисен кайгырта. Менә бит ничек, хәтта этләр дә тудыручыларын, сөт имезеп үстерүчеләрен, суыкта тәннәре белән ышыклап җылытучыларын карый. Ә кешеләр...

Теге йортларны төзеп бетерделәр. Каравылчы да башка кирәкмәс булды, этләр дә юкка чыкты. Өч-дүрт ел үтте. Светофорда яшел ут янгач, урамның аргы ягына чыкканда миңа табан эт көтүе килүен күреп калдым. Араларында бер ак эт тә бар. Башкалардан аерылып, ул минем яныма килә башлады. Минем Белочкам икән ләбаса! Олыгаеп та киткән. Мине танып, яныма килеп, аягыма сарылып, кулымны ялап китте. Теге вакытта ашарга ташыганым өчен миңа рәхмәт белдерүе булгандыр инде. Мин дә моңсуланып калдым. Дөрес, мине дә укучыларым онытмый, бәйрәм саен котлап, хәлемне белеп торалар. Әмма юлымда яхшылыкларымны бик тиз оныткан, хәтта яманлык белән җавап биргән кешеләр дә очрады шул.

Иртәләрен көн саен 3-4 чакрым араны җәяү үтәргә гадәтләнгәнмен. Бер көнне кара төстәге бер ата эт миңа иярде. Муенында бик матур муенчагы да бар. Күренеп тора: сукбай эт түгел. Хуҗасын эзли инде, бичара. Мине ишек алдына кадәр озата килде. Син шунда гына утырып тор, хәзер мин сиңа ашарга чыгарырмын, димен тегеңә, кулым белән дә ымлап күрсәтәм. Бик аңлы булды тагын. Мин өйдән урап чыкканны көтеп утырган. Шулай “дуслашып” киттек тегенең белән. Көн саен ашарга азык күтәреп барам аңа. Ул мине көтеп утыра. Минем белән бергә сәламәтлек эстәүчеләр дә бу эшкә кушылды. Кара төстә булгач, “Каракай” дип исем дә куштык.

Каракаебыз үзенә бер ана эт табып алды. Анысы бик куркак булып, һәрвакыт бездән ерактарак торды. Бәлки, элегрәк аны кешеләр рәнҗеткәндер. Китергән ризыкларыбызны бергә ашадылар. Озакламый биш балалары дөньяга килде. Өчесе, аталары кебек, кешеләрдән курыкмый, аяк астында бутала иде. Икесе, аналарына охшап, куркак булды. Алар янына килсәң, тиз генә җиргә күмелеп калган юан торба эченә кереп шылалар иде. Шул гадәтләре аларны саклап калгандыр. Бер иртәдә көчекләрнең өчесен аналары белән бергә тотып алып киткәннәр, болары гына аталары белән торып калган.

Алып чыккан азыкны Каракайга балалары качып яткан торба янына китереп бирәм дә, читкәрәк китеп карап торам. Ул биргәнне ашамый, балаларының чыкканын көтә. Алар ашап туйгач кына калдык-постыкларны үз авызына ала. Тагын уйланам. Белочка анасын кайгыртса, Каракай балалары өчен үлеп тора, ләбаса. Чагыштырсаң, баласын табу белән чүплеккә ыргыткан, бала өлешенә кереп, эчеп-исереп яткан, балаларыннан ваз кичкән аналар да бар бит. Алары турында да гәзит битләреннән укып та, үзебез дә, телевизордан да күреп торабыз.

Мәктәптә балаларны без Зоя һәм Шураларның, Матросовларның, яшьгвардиячеләрнең һәм башка батырлар үрнәгендә тәрбияли идек. Алар кебек булырга чакыра идек. Ул үрнәкләрдән аердылар безне. Яңалары юк диярлек. Ә үрнәкне балалар үзләре интернеттан таба. Аларны типтереп яшәүчеләр кызыксындыра. Байлык кирәк. Ата-анадан калган мирас кирәк. Картлар бу кирәккә тик киртә генә. Киртәне ничек алып ташларга икән дигән уй алдарак йөри, кызганычка каршы. Әгәр шул мираска берничә туган дәгъва итсә, дошманга әйләнеп бетәләр, талаш-сугышка китә.

Телевизордан, яңа китаплардан үрнәк алырлык кешеләрне табып булмаса, бәлки, аз гына булса да этләрдән үрнәк алырга өйрәнербез?

Ганс Хәкимов,
Башкортстанның атказанган укытучысы.
Читайте нас: