– Быел күргәзмә уналтынчы тапкыр оештырыла, – диде Дмитрий Шаронов. – Мондый күренешкә ихлас шатбыз. Чара белән кызыксынучылар, катнашырга теләүчеләр саны кимемәве дә куанычлы. Димәк, аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен уңайлы мәйданчык оештыра алганбыз. Шулай ук, монда тармактагы иң алдынгы казанышлар белән танышырга мөмкин. Кызганычка каршы, энергетика өлкәсендәге мәсьәләләр еллар үтү белән арта гына бара. Сыйфатлы электр энергиясе җитештерү, яхшы хезмәтләндерү, хәвефсезлек һәрвакыт игътибар үзәгендә. Чарада һәркем үзен кызыксындырган яңалыкны табар, дип өметләнәбез.
Арытаба кунаклар күргәзмә экспонатлары белән якыннан танышты. Әйткәндәй, быел “Урал энергетикасы” һәм “Җылылык белән тәэмин итү. Электротехника. Кабель” күргәзмәләрендә 150дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итте. Башкортстан галимнәренең яңалыклары кунакларда, чарага килгән уфалыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Уфаның “АНН Монтажлау идарәсе”нең “Рапресол” җиһазын гына алып карыйк. Мәгълүм булуынча, электр казанлыкларының, су җылыткычларының, чәйнекләрнең, кер юу машиналарының бик тиз сафтан чыгуына суның катылыгы сәбәпче була. Күпкатлы йортлардагы фатирларда, шәхси йортларында яшәүчеләр торба эченә юшкын утырудан зарлана. Мондый чакта газны күпләп яндыру, электр энергиясен чамадан тыш сарыф итү дә нәтиҗә бирми. Әлеге җиһаз, бу мәсьәләләрне хәл итүдән тыш, акчаны янда калдырырга да ярдәм итә.
– Бер миллиметр юшкын җылы бирү сәләтен ун процентка киметә һәм шул ук күләмдә чыгымнар артуга да китерә, – диде җәмгыять директоры Арсений Маслов. – “Рапресол”ның эшләү принцибы бик гади: ул суны электромагнит дулкыннар белән эшкәртә һәм каты тозларның төзелеше үзгәрүенә китерә. Нәтиҗәдә, юшкынның 98 процентын тәшкил итүче кальций карбонаты белән магний кристалл рәвешен алып, торбаүткәргечләргә, җиһазларга утырмый. Шлам да барлыкка килми. Шул ук вакытта, суның химик составы үзгәрми. “Рапресол” эшкәрткән су кеше организмы өчен зарарсыз. Моннан тыш, ул энергияне аз сарыф итә һәм 15-20 ел хезмәт итә. Бернинди фильтрын, картриджын алыштыру таләп ителми. Безнең җиһазны республикада гына түгел, ил төбәкләрендә дә үз итәләр. Елына якынча бер меңнән артык җиһаз сатыла.
Башкортстанның башка предприятиеләре стендлары да игътибарны җәлеп итте. Форум кысасында оештырылган “Инновацион энергетика: модамы, әллә ихтыяҗмы?” пленар утырышы да вакыйгаларга бай булды. БДБ Электр энергетикасы советының 50нче юбилей утырышында чарага йомгак ясалачак.
Халыкара дәрәҗәдәге энергетика форумының Башкортстанда үтүе очраклы түгел. Димәк, безнең бу юнәлештә уртаклашыр тәҗрибәбез, күрсәтер казанышларыбыз бар.