Югарыда әйтеп үтүебезчә, республикада юллар озынлыгы – 56 мең чакрым. Шуларның 46,6 мең чакрымы – республика карамагында булса, 800 чакрымы – федераль әһәмияттәге. Моннан тыш, 8 мең чакрым ведомство юллары бар. Әлбәттә, бу кадәр юлларны төзек хәлдә тоту һәм яңаларын төзү шактый зур чыгымнар таләп итә. Быел республиканың юл фонды – 12,2 миллиард сум тәшкил иткән. Шулай ук, федераль бюджеттан 2,7 миллиард сум җәлеп итү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, Юл фонды 15 миллиард сум чамасы булачак.
Акчаны җәлеп итүдән тыш, аны максатлы тотыну да мөһим. Үткән ел нәтиҗәләре бу юнәлешнең дә җитди контрольдә булуы турында сөйли. Территориаль заказны гамәлгә ашыру кысасында 119,6 чакрым яңа юл сафка кертелгән. Шуның 79,6 чакрымы төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия. Шул исәпкә “Уфа” халыкара аэропортына илтүче юл да керә. Авылларга илтүче 18 юл төзелгән, 869,9 чакрымнан артык юл төзекләндерелгән.
Яңа технологияләр дә файдаланыла. Әйтик, Уфа — Аэропорт юлына һәм Зәки Вәлиди урамына “Микросюрфейсинг” катнашмасы түшәлгән. Мондый катнашма искергән юл өслеген төзекләндерергә, юлның башка сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта, юлның изелүенә каршы тору сыйфаты арта. Уфаның кайбер урамнарында һәм объектларда асфальтның хезмәт итү чорын арттыручы “VitaRubix” катнашмасы файдаланыла. “НОВАЧИП” дигән технология җимерелә башлаган юлны нәтиҗәле төзекләндерергә мөмкинлек бирә.
Республика юлларын төзекләндерүгә һәм капиталь төзекләндерүгә быел да алты миллиард сум тотынылачак. Дүрт миллиардка якыны – юлларны тәртиптә тотарга, биш миллиарды яңа юллар төзергә һәм реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк. Гомумән, быел 60 чакрым юлны сафка кертү планлаштырыла. 2010 елдан бирле республикада барлыгы 646 чакрым юл төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Шул ук вакытта 5500 чакрым автомобиль юлы төзекләндерелгән. Телгә алынган эш-гамәлләр бүленгән акчаларның максатлы тотынылуы турында сөйли.
Уфа юлларының төзеклеге аеруча мөһим. Миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрдә автомобиль хәрәкәте шактый киеренке. Нәтиҗәдә, юллар сафтан тизрәк чыга. Шуның нәтиҗәсендә юл тыгыннары хасыйл була, төзек булмаган юллар күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Башкорстанга килгән барлык дәрәҗәле кунаклар, инвесторлар эш сәфәрен Уфа белән танышудан башлый. Аңлашыла, төзек юллар аларда төбәк турында яхшы фикер тудыра. Шуңа күрә, башкалабызда җиде елда юлларны төзекләндерү өчен 14,1 миллиард, шул исәптән быел 2,5 миллиард сум бүленүе очраклы түгел. Быел Уфада 520 мең квадрат метр мәйданда 747 миллион сумлык эш башкару планлаштырылган. Берничә объект быел ук сафка кертеләчәк.
Кыскасы, урыс язучысы Николай Гоголь безнең көннәрдә яшәсә, Уфада һәм республикада бу юнәлештә алып барылучы эшләргә ул да сокланмый калмас һәм аның билгеле гыйбарәсе дә башкача яңгырар иде. Әмма монысы инде бөтенләй башка тарих...
“Соңгы ике-өч елда башкача эшләргә тырышабыз. Башкортстанда түшәләсе асфальтка илнең башка төбәкләренә караганда таләпләр катырак. Тармакны финанслауны арттырудан тыш, эш сыйфатын даими контрольдә тотабыз”.
Республика Башлыгы Рөстәм ХӘМИТОВ.