+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2016, 02:00

Инновацион электр энергетикасы – мөһим юнәлеш!

Бу атнада Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында XVI Русия Энергетика форумы үтте. Әлеге чара Башкортстанда дәүләт энергетика сәясәтен гамәлгә ашыру, энергияне сакчыл тотыну программаларын булдыру һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланды. Форумның кичә үткән пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русиянең энергетика министры Александр Новак катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Форум кысаларында Русиянең энергетика министры Александр Новак Куергазы районындагы Бөгелчән кояш электр станциясен ачты.

— Энергетика хезмәткәрләре һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Төбәктә инновацион электр энергетикасы барлыкка килде. Бу — тармакны үстерүдә зур адым, — диде министр.

Бөгелчән кояш электр станциясенең беренче чираты былтыр декабрьдә файдалануга тапшырылган иде. Хәзер станциянең икенче чираты эшкә кушылды. Киләсе елда аның өченче чиратын төзү планлаштырыла, арытаба электр станциясе проект куәтенә чыгачак — 15 МВт. Проектның гомум инвестиция күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итә.

Алдагы елларда “Хевел” компаниясе Башкортстанда мондый станцияләр челтәрен төзергә ниятли. Төбәктә аларның гомум куәте 64 мегаватт тәшкил итәчәк.

Агымдагы елның июнь-сентябрь айларында Бүребайда төзелүче объектка 80 меңнән артык кояш модуле китерелде. Яңа объектны ноябрь ахырында файдалануга тапшыру күзаллана. Әлеге кояш электр станциясенең беренче чиратын төзү былтыр октябрьдә тәмамланган иде.

(Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарында укыгыз).
Читайте нас: