+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2016, 02:00

Котлы булсын өегез!

Туймазы шәһәрендә яңа микрорайон сафка кертелде.Бер ел элек Туймазыдагы 3нче төзелеш фирмасы “Русия гаиләсе өчен торак” федераль программасы кысаларында шәһәрнең “Чулпан” төбәгендә колачлы төзелеш эшләре башлаган иде. Менә беренче 60 гаилә яңа урам – Җиңү проспектындагы күпфатирлы заманча йортка күченде.

Ел ахырына биредә 10 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырылган. Гомумән исә, төбәктә барлыгы 300 мең квадрат метр мәйданлы арзан һәм сыйфатлы торак төзеләчәк, шуның 100 мең квадрат метры – әлеге программа кысаларында. Яңа микрорайонда 16 мең кеше яшәячәк. Төзелештә энергияне саклаучы алдынгы технология­ләр кулланыла.

3нче төзелеш фирмасы төбәктә заманча инфраструктура булдыра. Беренче йортка күченү тантанасы үткән көндә микрорайонда спорт, уен мәйданчыклары, кибет ачылды. Яшь гаиләләр өчен иң мөһиме – төбәктә балалар бакчасы төзелә.

Өй котлатучыларга фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнашкан республи­каның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Николай Гавва, район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов бәхетле фатир хуҗаларына имин тормыш теләде.

— Республика җитәкчелеге ташламалы бәяләрдән торак сатып алуны тәэмин итүче чаралар күрә, — диде Николай Гавва. — Күптән түгел ипотека буенча процент ставкасын субсидияләү программасы расланды, республика бюджеты исәбенә ул ике процентка киметелә. Быел кабул ителәчәк эконом-класслы торак төзү программасы торакка чиратны киметәчәк. Беренче взнос түләү өчен субсидияләр раслана. Аренда торагы төзелә башлады, аннан кереме зур булмаган гаиләләр файдалана алачак.

Ташламалы бәяләрдән торак сатып алучылар фатир­ларның да, ихатаның да уңайлылыгын ассызыклый. Автобус тукталышы якын булу да мөһим.
Читайте нас: