Форумда республика укучылары да актив катнашып, конкурста яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм “Яшел планета” Бөтенрусия балалар экология хәрәкәте дипломнары, грамоталары белән бүләкләнде.
Әкиятләр һәм мультфильмнар темасына табигать материалларыннан эшләнгән әйберләр буенча Бәләбәй, Краснокама, Чишмә районнары, Октябрьский шәһәре укучылары дипломант булды. Сурәт төшерү осталыгында Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Дуван, Краснокама, Кыйгы, Мәчетле районнары, Стәрлетамак шәһәре укучылары сынатмады һәм “Яшел планета балалар күзлегеннән” номинациясендә бүләкләнде.
“Табигать һәм кешеләр язмышы” номинациясендә Бишбүләк районы, Уфа һәм Октябрьский шәһәрләре мәктәп укучылары уңышка иреште. Туймазы, Хәйбулла укучылары табигатьне саклау турында кинорепортажлар төшерү буенча яхшы нәтиҗә күрсәтте. “Табигать. Мәдәният. Экология” Русия кинофильмнарындагы җырлар һәм театрлаштырылган тамаша номинациясендә Бәләбәй, Благовещен, Мишкә районнары укучылары билгеләнде.