+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2016, 02:00

Балаларыбыз гомерен хәвеф астына куймыйк!

Караңгы вакытта урамда аларның өс киемендә яктыртучы элементлар булу — закон таләбе дә.Көзге чорда караңгы вакытта юлларда хәрәкәт итү җәяүлеләр өчен дә, велосипед иярләгәннәргә дә, автомобиль хуҗаларына да җитди хәвеф белән яный һәм һәрдаим уяулык күрсәтүне таләп итә. Бигрәк тә караңгы вакытта юл читеннән хәрәкәт итүче җәяүлеләр хәвеф чыганагы булып тора. Күпчелек соры-кара төсләрдәге куртка-плащларга төренгән кешеләрне караңгы вакытта хәвефсез аралыкта шәйләп алу авырлаша, нәтиҗәдә бу чорда алар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары саны да артканнан-арта.

Нәкъ шундый фаҗигаләргә юл куймау, алар санын киметү максатында безнең төбәктә “Балкы, минем республикам!” дигән акция җәелдерелде. “Фармленд” аптекалар челтәре белән берлектә үткәрелүче әлеге акция, тәү чиратта, балалар катнашлыгында күңелсез очракларны киметүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән. Ә аның асылы исә гади: “Фармленд” аптекасына дарулар алырга кергән ата-аналар шушында ук өс киеменә ябыштыру өчен яктылык кайтаручы элементлар — фликерлар да сатып ала. Шул рәвешле өс киеменә мондый фликерлар ябыштырылган балалар тәүлекнең караңгы вакытында машина уты астында ерактан ук күренеп тора. Әмма “Фармленд” аптекалар челтәренең әлеге акциягә керткән өлеше моның белән генә чикләнми. Ул сатуга чыгарган фликерлар эчендә саллы гына бүләкләр дә яшерелгән. Әйтик, май аеннан башлап дәвам иткән әлеге акциядә катнашучылардан 30 кеше велосипед откан.

Мәсәлән, Гафури райо­ныннан Зилә Гыйльманова “Фармленд” аптекасына дарулар артыннан килә һәм бер уңайдан җиде яшьлек кызына фликерлар да ала. “Фликердагы саклаучы катламны сөртүгә анда “велосипед” дигән язу чыкты”, — дип шатлыгы белән уртаклаша ул. Кушнаренко авылыннан Ирина Емельянович та беренче сыйныфта укучы кызына фликер алып, велосипед ота. Хәзер Вика тәүлекнең караңгы вакытында фликерлы кием киеп, ерактан ук балкып кына калмый, искиткеч шәп велосипед оту шатлыгыннан аның йөзе дә балкый. Шулай ук нефтекамалы Фәнүз Хәйдәров та, “Фармленд” аптекасыннан дарулар белән бергә фликерлар да алып, оныгын велосипедлы иткән!

Шулай да акциянең төп әһәмияте, аңлашы­ла, велосипед уйнатуда түгел. Киемнәренә ачык сары-яшел төстәге фликерлар берке­телгән балалар 100 метр һәм аннан да ераграк арадан күренеп тора. Нәтиҗәдә, аларны алдан ук күргән водитель вакытында дөрес карар кабул итә ала.

Әйтергә кирәк, “Балкы, минем республикам!” акциясенә Русия Хөкүмәтенең 1197 санлы карары төп нигез булып тора. Мәгълүм булуынча, анда мәктәпкә кадәрге һәм мәктәп яшендәге балаларга караңгы вакытта өс киемнәренә яктылыкны чагылдыручы элементлар беркетү мөһим таләп буларак билгеләнгән. Әлеге акция исә “Фармленд” аптекалар челтәре катнашлыгында респуб­лика­ның Дәүләт автоинспекциясе, Мәгариф министрлыгы, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык, Уфа шәһәре хакимияте һәм “Шәһәр мохите” оешмасының Башкарма дирекциясе тарафыннан үткәрелә. Аның кысаларында җәй дәвамында балалар бакчаларында һәм ял лагерьларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар үткәрелә. Чараларда ЮХХДИ хезмәт­кәрләре, “Фармленд” аптекалар челтәре вә­килләре һәм, әлбәттә, балаларның иң яраткан персонажы — дядя Степа катнашкан. Бу җә­һәт­тән бүген дә мондый эш дәвам итә. ЮХХДИ инспекторлары мәктәпләрдә балалар белән очраша, ата-аналар җыелышларында катнаша, балалар өс киемендә мотлак фликерлар булырга тиешлеге турында аңлату эше алып бара.

Без дә, үз чиратыбызда, гәзит укучылар югарыда бәян ителгәннәргә колак салыр, дип ышаныйк. Иң газиз кешеләребез — балала­рыбызның гомерен хәвеф астына куймыйк!
Читайте нас: