+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2016, 02:00

Ил тарихы — шәхесләр үткән юлда

5 октябрьдә күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, биш Ленин һәм ике Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры, КПСС өлкә комитеты беренче секретаре һәм СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, БАССР һәм СССР Югары Советының берничә чакырылыш депутаты Мидхәт Шакировның тууына 100 ел тулды.

Мидхәт Шакиров Уфада, билгеле тел белгече һәм педагог Закир Шакиров гаиләсендә туган. Әтисе эшен дәвам итмичә, фабрика-завод училищесына укырга кергән. Хезмәт юлын Уфаның паровоз ремонтлау заводында слесарь буларак башлаган.

Арытаба Мидхәт Шакиров Бежица машина төзү институтында укыган. Аны 1941 елда тәмамлау белән Харьковтан эвакуацияләнгән оборона электр-механика заводында эш башлаган, анда җитәкче вазыйфалар биләгән.

32 яшендә ул Нефть сәнәгате министрлыгының яңа гына төзелгән геофизика приборлары һәм аппаратурасы заводы директоры итеп тәгаенләнә. Тагын да дүрт елдан ул — магистраль газүткәргечләр төзелешен алып баручы 74нче төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы, 1954 елдан — “Нефтепроводмонтаж” Бөтенсоюз трестының баш инженеры. Бу елларда ул дистәләгән җир асты магистральләре төзүдә катнаша.

1963 елдан Мидхәт Закир улы партия эшендә таныла. 1963-69 елларда — КПССның Уфа шәһәр комитеты беренче секретаре, 1969-87 елларда Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре була.

Республика һәм илне үстерүгә юнәлтелгән фидакарь хезмәте Мидхәт Шакировның абруен күп тарафларга таныта. Хезмәттәшләре һәм дуслары аның оештыру сәләтен, югары профессиональлеген, активлыгын, таләпчәнлеген һәм хезмәт сөючәнлеген билгели.

Мидхәт Шакиров 87 яшендә вафат булды һәм Уфаның Мөселманнар зиратында җирләнде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указына ярашлы, быел республикада Мидхәт Шакировның 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары уза. Күптән түгел “Башкортстан тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды, Милли музейда “Мидхәт Закир улы Шакиров һәм аның заманы дигән күргәзмә оештырылды, юбилей уңаеннан “Өлкә комитетның беренче секретаре М.З. Шакиров” дигән саллы басма дөнья күрде.

Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Мидхәт Закир улының 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Бәйрәмдә катнашучыларны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләде, арытаба Мидхәт Шакировның замандашлары хатирәләр белән уртаклашты.
Читайте нас: