Соңгы елларда авыл биләмәсен төзекләндерү, күркәмләндерү максатында зур эшләр башкарыла. Төп максатыбыз — аны тагын да матуррак итү. Шушыны күз уңында тотып, ел да чәчкәлекләр арттырыла. Агымдагы елда 26 мең төптән артык чәчкә, 10 меңнән артык миләш, юкә, ылыслы агач утыртылды. Тирә-якны ямьләп утыручы аллы-гөлле чәчәкләргә район үзәгенә килгән һәркем сокланып карый. Моннан тыш, яшелләндерү мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмый — яңа бакчалар булдырыла, элеккеләренең коймалары буяла, агартыла, ремонтлана, махсус бригада тарафыннан территория, авыл урамнары чүп-чардан арындырыла, үләннәр чабыла. Узган елдан, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән берлектә, йорт алларын төзекләндерү эшләре бара. Әйтик, агымдагы елда искергән йортларны, корылмаларны сүтү һәм Яримов, Коммунистик урамнары, Китапханә тыкрыгы, Совет микрорайонындагы күп фатирлы йортлар янындагы гаражларны күчерү буенча күләмле эшләр башкарып, халык рәхмәтен алдык. Бу арытаба да дәвам итәчәк.
Юллар да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әйтик, Совет, Ленин урамнарындагы ике квартал эче төзекләндерелсә, Октябрьнең 50 еллыгы, Комсомол, Коммунистик урамнарындагы йортлар янындагы юлларга асфальт түшәлде, Югары Яркәй урамнарында комташ салынды.
Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында 5777 метр юлга комташ түшәү планлаштырылып, бүгенге көндә бу эш “Көньяк” микрорайонында бара.
Районның төзелеш тармагында да бик күп эшләр башкарыла. 2015 елда өч күпфатирлы йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Аның икесенә авария хәлендәге һәм искергән йортларда яшәүчеләр күченде.
Халык сәламәтлеген кайгырту да — һәрчак игътибар үзәгендә. Бу җәһәттән Югары Яркәйдәге район үзәк дәваханәсе территориясендә смета бәясе 180 миллион сум булган 250 урынлы өч катлы поликлиника төзелә башлавы да — районның төзекләндерелүенә ачык дәлил. Иң мөһиме — район үзәгендә халыкның сыйфатлы яшәешенең төп билгесе булган газ һәм су белән тәэмин ителү мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Бу уңышлар артында — уртак тырышлыгыбыз, район хакимиятенең халык тормышын кайгырту максатында башкарылган эшләре, даими хәстәрлеге ята. Русия күләмендәге конкурста югары урынга лаек булуыбыз киләчәккә тагы да ышанычлы адымнар белән атларга, яңадан-яңа үрләр яуларга этәргеч бирер.
Рөстәм ӘХМӘДИЕВ,
Илеш районы Яркәй авыл биләмәсе башлыгы.