+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2016, 02:00

Төбәктә Италия сырлары җитештереләчәк

Италиянең “MiRare” һәм “GEA spa” компанияләре вәкилләре эш сәфәре белән Башкортстанда булды.

Корпоратив һәм экология сертификатлаштыруы өлкәсендәге эшкуарлар, сөт ризыклары юнәлешендәге компания җитәкчеләре, сыр ясау өчен җиһазлар җитештерүчеләр республика территориясендә, урындагы чималны кулланып, Италия сырлары җитештерү буенча проектны тормышка ашыруны тикшерде. Делегация әгъзалары Илеш һәм Бакалы районнарында булып, андагы җитештерү-техник база белән танышты.

— Без эшнең югары дәрәҗәдә алып барылуын һәм чималның яхшы файдаланылуын күрдек. Илнең башка төбәкләре хакында болай дип әйтеп булмый, — диде Италия белгечләре Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белән очрашуда. — Республикада сөт сыйфаты югары. Бу аны эшкәртүне оештыру өчен ныклы нигез булып тора.
Русиянең иң эре җитештерүчеләренең берсе — Бәләбәй сөт комбинаты — аена 1 мең тоннадан артык сыр җитештерә. Әмма республикага бу күләм генә аз.

“Башкортстанның сөтчелек берлеге” рәисе Илдар Фәйзуллин белдерүенчә, кыйммәтле һәм югары сыйфатлы сырлар өлкәсе әлегә буш тора. Очрашуда катнашучылар, барлык вариантларны өйрәнгәннән соң, әлеге мәсьәләне җентеклерәк тикшерәчәк.
Читайте нас: