+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2016, 02:00

Коррупция илне артка тарта

Республикада коррупциягә каршы тору эшен көйләү буенча комиссия эшләп килә. Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарында коррупциягә каршы программалар һәм планнар кабул ителгән, бу эшкә җаваплы кешеләр билгеләнгән.

7 ноябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов әлеге комиссия утырышын үткәрде.

— Башкортстанда коррупциягә каршы нормалар 13 мең кешегә карата кулланыла. Болар — депутатлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр. Аларның барысы да диярлек керемнәре турында декларация тапшырган, шулардан 24 кешетулы булмаган мәгълүмат биргән. Дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупция күренешләре ул кадәр күп димәс идем. Шулай да тугыз айда 126 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, өчесе эштән бушатылган. 13 мең кеше өчен бу күп түгел, — диде Рөстәм Хәмитов. — Моннан тыш, быел коррупцион җинаятьләр саны 3,2 процентка кимегән. Ришвәтчелек фактлары 10 процентка азрак теркәлгән. Бу уңай күренешләр республикада идеология, агитация, агарту чараларының уңышлы алып барылуы турында сөйли.

Шул ук вакытта, быел прокуратура коррупциягә каршы законнарның 3,5 мең тапкыр бозылуын ачыклаган. Бер меңнән артык закон акты федераль законнар белән яраштырылган. 1,5 мең кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. Тикшерү материаллары буенча 46 җинаять эше кузгатылган.

Сораштыру һәм тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, халыкның өчтән бер өлеше әлегә коррупциягә түземле карашта. Бу катлаулы мәсьәлә һәм алар арасында кичекмәстән аңлату эшләре алып барылырга тиеш.

— Бервакытта да үз вазыйфасын башкарган кешегә “акчалата” рәхмәт әйтергә ярамый, — диде төбәк җитәкчесе. — Коррупция безнең илне артка тарта, ул малтабарлыкның үсүенә комачаулый, эшлекле мохитне боза. Без бу яман күренешкә каршы аяусыз көрәшергә тиеш. Власть барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрдән закон­нарның һәм бурычларның даими намуслы үтәлүен таләп итәргә бурычлы.

Утырышта киңкүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы пропаганданы оештыру, җәмгыятьтә бу күренешкә нәфрәт тәрбияләү, республиканың дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарында норматив-хокукый актларга экспертиза үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов коррупциягә каршы пропаганданы оештыру турында чыгыш ясады.

— Социологик тикшеренүләргә, статистика мәгълү­мат­ларына нигезләнгән материаллар кирәк, — диде ул. — Еш кына журналистлар коррупциягә каршы көрәш буенча бел­геч бәясен, комментарийлар алу өчен экспертлар эзләгәндә авырлык кичерә.

Рөстәм Хәмитов бу җәһәттән материалларның һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә булмавын ассызыклады. Сенсация артыннан куып, бу эшнең гомум мәгънәсе югала. Шул ук вакытта гадәти аңлатма материаллар халыкта кызыксыну уятмый.

Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белдерүенчә, педагоглар укучыларда коррупциягә кире караш булдыру буенча даими эш алып бара. Бу тема гомуми белем бирү мәктәпләрендә, урта һәм югары уку йортларында укытылган икътисад, тарих, география, әдәбият кебек фәннәрдә кертелгән. Мәктәпләрдә БДИ үткәргәндә дә коррупция күренешләре елдан-ел сирәк ачыклана.

Республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина җәмгыятьтә коррупциягә начар мөнәсәбәт тәрбияләү эшен оештыру турында сөйләде. Бу эш өчен быел ачылган Гражданлык-хокукый мәктәп төп мәйданчык булып тора. Аның кысаларында иҗтимагый советларның 420 вәкиле өчен 18 күчмә семинар үткәрелгән.

Тәҗрибә күрсәтүенчә, кабинетта утырып кына коррупциягә каршы көрәшеп булмый, моның өчен гражданлык җәмгыяте институтлары, матбугат чаралары белән эшләргә, властьның ачыклыгын тәэмин итәргә, акыллы мәгълүмати сәясәт үткәрергә кирәк.
Читайте нас: