+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2016, 02:00

Мәрхәмәтлелек хакына берләшик!

17-18 ноябрьдә Уфада “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы узачак. Аны Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Башкортстан Хөкүмәте, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды оештыра. Мәртәбәле чарага Федерация Советы әгъзалары, илебез һәм төбәк власте вәкилләре, ШОС һәм БРИКС илләренең социаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмалары лидерлары килә.

Узган елның сентябрендә Санкт-Петербургта беренче Евразия хатын-кызлар форумы узды. Андагы дискуссия мәйданчыкларында хатын-кызларның гуманитар хезмәттәшлек һәм хәйриячелек эшчәнлеге турында да сүз булды. Әлеге мәсьәләгә игътибарны арттыру максатында Уфада аерым форум уздыру турында карар кабул ителде.

— Әлеге чараны уздыру өчен Башкортстан очраклы гына сайланмаган, — ди бу хакта республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова. — Төбәктә хәйрия чараларында теләп катнашкан кешеләр күп. 2011 елда Башкортстан Башлыгы каршында хәйриячелек буенча Совет оештырылды, бу хакта закон кабул ителде. Русиянең башка төбәкләрендә ул юк әле. Республикада коммерция карамагында булмаган 5051 оешма теркәлгән, аларның 294е хәйриячелек белән шөгыльләнә. Район һәм шәһәрләрдә 48 социаль үсеш фонды эшли. Муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, мәрхәмәтлелек чараларында 246 миллион сум акча җыелган.

Федерация Советының Фән, мәгариф, мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Лилия Гомәрова фикеренчә, Уфада узачак җыен II Евразия хатын-кызлар форумына әзерлек кысаларында оештырылган иң күренекле чараларның берсе булачак. Анда 450 кеше чакырылган. Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия, Германия, ЮАР, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Эстония, Вьетнам, Италия кебек илләрдән дә хәйрия оешмалары җитәкчеләре килү көтелә.
“Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева белдерүенчә, форум вакытында мәрхәмәтлелек чараларын оештыру буенча осталык дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар, “Системалы механизм буларак хәйриячелек” стратегик сессиясе оештырылачак. Мөмкинлекләре чикле балалалар өчен махсус мәйданчыкка акча җыю каралган. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсендә “Елмаю” акциясенә Русия, Канада, Эстония һәм башка илләр табиблары командасы 70 балага бушлай операция ясаячак. Бу чара республикада өченче тапкыр оештырыла. Аның нәтиҗәсендә, республикада балаларның теш казнасына операциягә чират юк, алар барысы да бушка эшләнә.

“Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Гала концерт белән тәмамланачак. Анда республиканың балалар коллективлары, сәхнә йолдызлары, Русиянең атказанган артисты Диана Гурцкая һәм башкалар катнашачак.
Читайте нас: