Бу хатларны алгач, озак вакыт көзгегә карап торып, үземдә негрларга хас чалымнарны эзләдем. Кызганычка каршы, таба алмадым: тәнем дә кара түгел, банан ашарга да артык яратмыйм. Шуңа бу хатларның сере нидә икәнлегенә тиз төшенеп, җавап хаты язып тормадым. Ләкин күпләр, аеруча өлкән буын кешеләре, мондый керемле вәгъдәләргә ышанып, банк реквизитларын замана Остап Бендерларына хәбәр итә һәм болай да кечкенә пенсия акчаларыннан колак кага бит! Бер генә сан китерим, 2016 елның тәүге ике аенда гына да Башкортстанда 800дән артык шундый караклык очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый җинаятьләрнең бары тик 17 процентында гына гаеплеләр табыла. Әлеге көндә 2015 елда ук ачылган 1 меңнән артык шундый җинаять эше буенча һаман гаеплеләр табылмаган. Уфада 2016 ел уртасында телефон аферачылары аркасында 700 мең сумын югалткан бер ханым хәләл акчасын әле дә кайтарып алалмаган.
Бер уйласаң, мобиль телефоннарның номерлары, Интернетка тоташкан компьютерларның IP-адреслары буенча мондый җинаятьчеләрнең кем булуын, яшәү урынын ачыклау берни тормый кебек. Ләкин бу – беренче карашка гына. Чынлыкта исә, каракларның мобиль телефон номерлары, гадәттә – я урланган документлар буенча, я кулдан сатып алынган, ә компьютерлар исә күп очракта Русиядән читтә, дөньяның төрле почмакларында теркәлү үткән була.
Хәер, мобиль телефон операторларының күпчелегендә хәвефсезлек хезмәтләре эшли инде. Мәсәлән, “Мегафон” гына да 2015 елда 932 миллион чамасы спам-хәбәрне блокировкалаган. “МТС” “антиспам” системасын гамәлгә кертү өчен 200 миллион сум акча сарыф иткән. “Билайн” абонентның мобиль банк аша акча күчерү турындагы ризалыгын ике тапкыр алуны гамәлгә керткән. Болардан соң спам-хәбәрләр саны берничә тапкыр кимегән.
Шулай да бер генә саклану системасы да кешене үз юләрлегеннән саклый алмый. “Бушлай сыр бары тик капкында гына була” дигән мәгълүм гыйбарәне һич онытырга ярамый. Мәсәлән, Интернеттан бик арзан товар тапкансыз икән, аны сатып алу өчен карточкадан акчагызны күчерергә ашыкмагыз. Башта сатучы оешма турында кулланучыларның фикерен белешегез. Юньле Интернет-кибет, гадәттә, үз сайтында ук бәяләмәләр бүлеге урнаштыра. Ә очраклы сайтларга кереп, товар өчен акча күчерү белән, аның адресының да, товарының да икенче көнне үк юкка чыгуы ихтимал. Телефоны да җавап бирмәячәк.
Икенчедән, мошенниклар корбан психологиясеннән бик оста файдалана. Мәсәлән, карт кешенең өй телефонына улы, яисә оныгы исеменнән шалтыратып, аның машинада кеше таптатып яисә телефон тотмаган җирдә һәлакәткә тарып, акчага мохтаҗ калуы турында хәбәр итәләр икән, ышанырга ашыкмагыз. Башта туганыгызга шалтыратып карагыз, бәлки, аның белән берни дә булмагандыр. Һәрхәлдә, акча күчергәнче, мең тапкыр уйлагыз. Атаклы комбинатор Остап Бендер әйткәнчә, “суга батучыларны коткару – суга батучыларның үз эше” ул. Үзегездән башка беркемгә дә ышанмасагыз, хәерлерәк булыр.