+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2016, 02:00

Закон башлангычы әзерләнәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев электрон тәмәкене файдалану мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә көйләүне тәкъдим итте.

— Соңгы елларда заманча тәмәке тарту җайланмасы популярлашты, — диде ул. — Аның сәламәтлеккә зыян китерүе аерым сөйләшүне таләп итә. Тәмәке тартуның бу төре, шулай ук, тирә-яктагылар өчен уңайсызлык тудыра. Электрон тәмәкене файдалану закон тарафыннан көйләнмәгән. Моңа бәйле аларны 18 яше тулмаган үсмерләргә ирекле рәвештә саталар.

Республика парламенты Рәисе белдерүенчә, әлеге мәсьәләне гражданнар, беренче чиратта, яшьләр сәламәтлеген саклау максатында җентекле тикшерү мөһим.

— Тәмәке тартуның яңа төрен гадәти тәмәке тартуга тиңләштерү һәм нәтиҗәлелеген күрсәтеп өлгергән чикләүләрне аңа карата да куллану зарур. Галимнәр һәм социологлар китергән мәгълүмат буенча, ике ел гамәлдә булган “тәмәкегә каршы” законга ярашлы, тартучылар саны 25 процентка, 13-15 яшьлекләр арасында — 2,5 тапкыр кимегән. Әлеге күрсәткечләр үсешкән илләр дәрәҗәсенә туры килә. Электрон тәмәкене файдалану кагыйдәләрен кертү — федераль власть органнары карамагында. Моңа бәйле Дәүләт җыелышы-Корылтайда якын киләчәктә тиешле закон башлангычы буенча эш алып барылачак.
Читайте нас: