Ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнер кыйммәтле вакытлар шул чиратларда үтте дисәк тә хата түгелдер. Шулай да соңгы елларда бу проблеманы хәл итәргә тырышалар. Күпфункцияле үзәкләр эшне бераз җиңеләйтте дияргә кирәк. Ә менә шушы көннәрдә Русия Хөкүмәте федераль башкарма власть вәкилләре карамагындагы дәүләт хезмәтен алу өчен таләп ителгән документлар исемлеген раслады. Элек без юллап йөргән белешмәләрне хәзер төрле ведомство вәкилләре дәүләт хезмәте күрсәтүчеләрнең мәгълүмат базасыннан үзләре алачак. Менә шулай безнең мәшәкатьләрне киметергә ниятли хөкүмәт.
Атап әйткәндә, Премьер-министр Дмитрий Медведев — дәүләт хезмәте күрсәткәндә гражданнардан, әлеге документлар 25 федераль башкарма власть органы карамагында булганга күрә, 85 төр документ һәм мәгълүматны таләп итүне тыю турында карарга кул куйган. Моннан соң дәүләт хезмәте күрсәтүче органнар бу документларны башка дәүләт органыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алырга тиеш була. Бу төбәк һәм муниципаль органнарның федераль органнар белән ведомствоара хезмәттәшлеген бердәм нормага китерәчәк, дип көтелә.
Нанотехнологияләр заманында бер чиновниктан икенчесенә кәгазь ташып йөрү, чынлап та, көлке. Интернет инде төпкел авылларга да үтеп кергән заманда яшибез. Дәүләт сайтларында теркәлүчеләр саны да елдан-ел арта. Уртак база булганда, компьютер аша граждан турында тиешле мәгълүмат бирү — минут эчендә башкарыла торган эш.
Һич онытмыйм, торакны хосусыйлаштырырга ниятләгәч, риэлтор ялладык, чөнки документлар җыеп, аны бер урыннан икенчесенә ташу, тиешле вакыт үткәннән соң кайберләренең срогы чыгып, яңадан җыярга мөмкинлек тә, вакыт та юк иде. Ә риэлторның бөтен җирдә үз кешеләре, эш җайга салынган, акча эшләп тик йөри. Әйе, акчаны каерды каеруын, ләкин әзер документларны алуның рәхәтлеген белсәгез! Ниндидер сумманы саклап калалмасак та, нервылар саклап калынды бит.
Ә хәзер акча да янга калачак! Моннан соң дәүләт хезмәте алырга теләгән гражданнан 85 төрле белешмәне таләп итмәячәкләр, ведомстволар аны берсеннән берсе алачак. Мәсәлән, водитель таныклыгыннан мәхрүм итү, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу, хөкемгә тарттырылу, җинаять кылуда шикле булып, эзәрлекләнү фактлары, чит ил гражданын исәпкә кую турындагы һәм башка белешмәләрне җыеп интекмәсәгез дә була — дәүләт хезмәте күрсәтүче орган моны хәзер үзе эшләячәк.
...Дип әйтәләр әйтүен. Ләкин бу эш кытыршылыкларсыз эшләп киткәнче ару гына вакыт үтәр әле. Ведомствоара хезмәттәшлек турында күпме сөйләсәләр дә, күпме шундый комиссияләр, органнар төзелсә дә, әлегә ул җайга салынмаган. Бигрәк тә федераль һәм урындагы власть органнары арасындагы күперне ныгытасы бар.
Ә менә укучыларыбыз үз хокукларын белсен, хокукый наданлык аркасында артык эш эшләп, нервы туздырып йөрмәсен иде, дигән теләктән чыгып, үзегез юллап йөрергә кирәкмәгән кайбер белешмәләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
* Гражданның хезмәт ветераны таныклыгын югалту сәбәпле Русия эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итү факты;
* Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү;
* Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә административ хокук бозулар;
* Хөкемгә тарттырылу (тарттырылмау) һәм (яки) җинаять эзәрлекләве яки аны туктату фактлары, эзләүгә бирелү;
* Русия гражданы паспортының үз көчендә булуы (булмавы);
* Русия гражданының яшәгән урыны буенча теркәлүе;
* Русия гражданының вакытлыча яшәгән урында теркәлүе,
* Агымдагы финанс елында төрле дәрәҗә бюджетларга түләнгән салымнар;
* Русия салымнар һәм җыемнар законнарын бозган өчен салым, җыем, пеня, штрафлар буенча бурыч булу (булмау) турында һәм башка белешмәләрне җыеп йөрергә кирәкмәячәк.
Әлеге документларның тулырак исемлеге белән Русия Хөкүмәте сайтында (
government.ru) танышырга мөмкин.