+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2016, 02:00

Башкортча шаяру

КВНның Башкорт ачык лигасы — бишенче юбилей мизгелен ачты.Беренче телеканалда озак еллар баручы “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” тапшыруы миллионлаган тамашачының сөюен яулап өлгерде. Мондый берләшмәне республикада туган телебездә дә булдыру зарурлыгын аңлап, юмор сөюче бер төркем яшьләр бу турыда уйлана башлый. Шушы уңайдан “Юмор — туган телебездә” лозунгы астында 2012 елның 26 апрелендә башкорт КВНчыларының беренче җыелышы үтә. Анда рәсми рәвештә “Башкорт ачык КВН лигасы”н булдыру турында карар ителә. Тагын берничә җыелыш уза. 2012 елның 3 сентябрендә “Шаяннар һәм тапкырлар клубының Башкорт ачык лигасы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәсми рәвештә теркәлә. Күптән түгел бишенче юбилей мизгелен каршылаган лиганың бүгенге эшчәнлеге, уңышлары, проблемалары турында идарә рәисе Урал Кәримов белән сөйләштек.

Читайте нас: