+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2016, 02:00

Италиядән – Мануела, Таиландтан – Яниса

Туймазы гаиләләре Башкортстанга АFS укучылар белән алмашу халыкара программасы кысаларында килгән ике кызны кабул иткән.Узган елда Туймазы 8нче мәктәбендә өч ай белем алган француз кызының кул арты җиңел булды. Быел укучылар коллективына Италиядән – Мануела Сивилия, Таиландтан Яниса Тачабуранакрн кушылды. Алар Башкортстанга АFS укучылар белән алмашу халыкара программасы кысаларында килде.

Бездәге гореф-гадәтләрне, мәдәният­ләрне яратып кабул итүче кызлар белемнәрен тагын да тирәнәйтү, урыс телен яхшы үзләштерү, милли йолаларыбызны өйрәнү өчен Туймазыдагы гаиләләрдә ел буе яшәячәк.

Укытучылар гаиләсендә туып үскән Мануела бөек Рим шагыйре Горацийның ватаны – борынгы Веноза шәһәреннән. Ел әйләнәсенә җылы климат хакимлек иткән төбәктә яшәгән, Русия кышы турында ишетеп кенә белгән кыз салкыннарны түземсезләнеп көтә. Үзен сыендырган Харисовлар гаиләсе тау чаңгысында шуарга өйрәтергә вәгъдә иткән.

Мануела яшьтәше Лия Харисова белән бер сыйныфта укый. Алар күбесенчә инглизчә аралаша. Шулай да кунак кызы башкортча сәлам бирергә, санарга өйрәнгән дә инде. Урыс телен үзләштерүдә дә уңышлары бар. Милли ризыкларыбызны бик ошаткан, ә менә өйгә кергәч, аяк киемен салып йөрүгә бик гаҗәпләнгән. Мануела үзе дә яңа гаилә әгъзаларын Италия ризыклары белән сыйлый, ә мәктәптә яшьтәшләрен итальян теленә өйрәтергә ниятли. Кыз сәяхәт итәргә ярата. Харисовлар аны Русия белән таныштыруны Башкортстаннан башлаячак.

Яниса Тачабуранакрн берничә миллион кеше яшәгән, шау-гөр килеп торучы Бангкок шәһәреннән килгән. Туймазыны тыныч һәм уңайлы булганы өчен бик ошаткан. Таиландлылар юрама буенча ике исем йөртә. Алар рәсми булмаган исемнәрен яратарак төшә, шуңа күрә Янисаны да яңа гаилә әгъзалары һәм сыйныфташлары Пин дип йөртә. 11нче сыйныф кызы Туймазыда 9нчылар белән бергә укый. Урыс телен исә 3нче сыйныф укучылары белән үзләштерә.

Таиланд кызын кабул иткән Әхмәтшиннар гаилә­сендә ике кыз үсә. Алена 6нчы сыйныфта укый, Ксения балалар бакчасына йөри. Кызлар бик дуслашкан. Гаилә әгъзалары әлеге программада катнашуларыннан канәгать, үзләре дә чит илдәге гореф-гадәтләр белән таныша. Мәсәлән, Таиландта хушлашканда кочаклашу-үбешү юк икән. Пин хис-тойгыларын хөрмәт йөзеннән баш ию белән белдерә. Балалар уеннарының охшаш булуын ачыклаганнар. Тел белмәү баштарак аралашуны катлауландырса да, хәзер инде Пин урысча аңлый. Кызның сыйныфташлары бик ярдәмчел. Кичләрен шәһәр белән таныштыралар, истәлекле урыннарда булалар. Таиландтагы гаиләсе белән Пин скайп аша аралаша.

Кабул итүче гаиләләр Мануела белән Яниса илебезне, республиканы, аның кешеләрен яратсын, урыс телен үзләштерсен һәм Туймазыда үткәргән бер елны гомер буе сагынып искә алсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
Читайте нас: