+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2016, 02:00

Станция тулы куәтенә эшли башлады

“Хевел” компаниясе Куергазы районында Бөгелчән кояш электр станциясенең өченче чиратын файдалануга тапшырды. Төзелеш өч этапта башкарылды һәм вакытында тәмамланды.

Аның беренче чираты былтыр декабрьдә файдалануга тапшырылган иде. Быел апрельдә ул электр энергиясе һәм куәтенең күмәртә базарына чыкты. Җиде ай эчендә станциянең беренче чиратының җитештерү күләме сәгатенә 4,5 ГВт тәшкил иткән. Бу план күрсәткечләреннән 26 процентка күбрәк.

Бөгелчән кояш электр станциясенең икенче чираты 21 октябрьдә эшли башлады. Уфага Русия Энергетика форумына килгән энергетика министры Александр Новак аны читтән торып ачты. Хәзер исә, станциянең өченче чираты эшкә кушылганнан соң, ул 15 МВт тәшкил иткән проект куәтенә чыкты.

Станцияне төзегәндә файдаланылган җиһазларның 70 проценты илебезнең электр техникасы һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә җитештерелгән.

Бөгелчән станциясе Куергазы районының электр энергиясенә ихтыяҗын 60-70 процентка тәэмин итә ала.
“Хевел” Башкортстанда гомум куәте 64 МВт булган мондый төрдәге 8 объект төзиячәк. Салыначак инвестицияләрнең гомум күләме 6 миллиард сум тәшикил итә.

Белгечләр фикеренчә, Башкортстанда кояш радиациясенең дәрәҗәсе югары. Көньяк районнарның, география һәм климат үзенчәлекләренә бәйле, электр энергиясен җитештерүнең югары күрсәткечләренә ирешү мөмкинлеге бар.
Читайте нас: